Гомумән алганда, Чишмә районында чәчү эшләре авыл хуҗалыгы кырларының 86 процентында төгәлләнгән.
«БАИ», «Агро-альянс», «Агромпромбизнес», «Урал җире» җәмгыятьләре, Д. Идиятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы һәм башкалар финиш сызыгына чыктылар инде.
Шушы көннәрдә без «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә булдык һәм хуҗалыкта эшләр барышы белән таныштык.
Агроном Илназ Шәфыйков безне Уразбахты авылы янында каршы алды. Юлда сөйләшеп киттек. Ачыклануынча, Илназ Саратов аграр университеты дипломын нәкъ коллектив авыл хуҗалыклары, шул исәптән атаклы Салават исемендәге колхоз таркалган заманнарда алган. Һәм ул, хыялыннан баш тартмаса да, сәнәгать тармагына оператор булып киткән. Ә инде 2020 елда зур теләк белән белгечлеге буенча «Нерал-Чишмә»гә эшкә урнашкан.
«Менә хәзер мин үз урынымда – туган җиремдә хезмәт куям», ди ул.
Без Салих авылыннан тәҗрибәле механизатор Илсур Собханкулов утырган «Джон-Дир» тракторы янына килеп тукталдык. Ул көнбагыш камыллары калган басуны эшкәртү белән шөгыльләнә иде. Илсур универсаль белгеч, кулыннан бөтен эш килә: техникасын да ремонтлый, теләсә кайсы «Тимер атка» утырып, эшне сыйфатлы итеп, вакытында башкарып та чыга.
Илсур Рәзил улының авыл хуҗалыгында эшли башлавына 25 елдан артып киткән, ул хезмәт ияләре династиясеннән, әтисе белән абыйлары да Салават исемендәге колхозда эшләгәннәр. Илсур, үзен белгәннән бирле, һәрвакыт әтисе янында булган.
Башта әтисе техника ремонтлаганда ярдәм итеп, ачкычлар биреп торса, аннары инде үзе дә мавыгып киткән. Гаиләдә үскән малайларның булачак һөнәре турындагы мәсьәлә бөтенләй күтәрелмәгән. Уллары әтиләренең һөнәрен сайлаган.
– Мәктәптән соң армиягә киттем, аннары, мин бит техника йөртү таныклыгы алу өчен дә укымадым, шунда ук имтиханнар тапшырдым (элек шулай мөмкин иде) һәм эшли башладым. Әгәр кеше хезмәт сөючән икән, эшең дә була, лаеклы хезмәт хакы да аласың. Иң мөһиме, ялкауланмаска һәм вакытны юкка әрәм итмәскә, – дип ассызыклады Илсур Собханкулов, сәгатенә карап.
Без аны эштән тоткарламадык һәм агроном белән Санжаровка авылы янындагы икенче басуга юл тоттык. Әйе, «Нерал»ның Чишмә районындагы чәчүлек мәйданнары зур (4268 га), шулардан 2452 гектарында бодай, 461 гектарда көнбагыш, 584 гектарда шикәр чөгендере һәм 771 гектарда арпа чәчелә.
– Быел, узган елгы уңышны анализлау һәм продукция сату йомгаклары буенча кайбер төзәтмәләр кертелде. Мәсәлән, арпа мәйданын ун тапкырга диярлек арттырдык. Ә горчица чәчүдән әлегә тулысынча баш тарттык. Шикәр чөгендере дә азрак булачак, ә бөртеклеләр, киресенчә, күбрәк чәчеләчәк. Хуҗалыкта яңа культуралар – соя һәм рапс. Һәм тагын да, Уфа районына чәчәргә планлаштырылган 400 гектар чамасы борчак Чишмә җирендә чәчелде. Сәбәбе – туфракның артык дымлы булуында, – дип сүзен төгәлләде Илназ Шәфыйков минераль ашламалар төялгән «КамАЗ» янына килеп тукталганда.
Машина йөртүче Рафаэль Мостаев та иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе, «Нерал-Чишмә» җәмгыятенә нигез салынганнан бирле әлеге хуҗалыкта хезмәт куя.
– Тормыш иптәшем Филүзә Авдондагы кошчылык фабрикасында эшли, кызларыбыз студентлар: Илнара – табиб, ә Ильмира юрист булачак. Кечкенәбез Динара мәктәптә укый. Тату гаиләдә бар эшне бергәләп башкарабыз. Авылда яшәгәч, мал-туар да асрыйбыз. Иртәнге биштә торабыз һәм төн уртасына кадәр аяк өстендәбез. Күпме еллар эчендә шул тәртипкә күнектек. Ялыктырмый, чөнки күңелемә хуш килгән эш, өйдә дә бар да яхшы, – дип елмаеп билгеләп үтте Рафаэль Мостаев.