Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 апрель , 16:24

Басуларда тракторчы хатын-кыз хезмәт куя

Бу Ирина Якимованың үз гомерендәге тәүге чәчү кампаниясе. Ничек ул тракторчы-механизатор булып киткән? Ни өчен әлеге катлаулы һәм авыр хезмәтне сайлаган? Бу хакта белер өчен «Башкир-агроинвест» җәмгыятенә юл тоттык. Без барганда Ирина тракторында Игнатовка авылы янындагы басуда иде. Ул – ихлас елмаюлы, үткер карашлы хатын-кыз. Безнең янга килә-килешкә үк: «Сез мине гафу итегез, әмма интервью өчен биш-алты минут кына вакыт бүлә алам, һәр минутым исәптә, нинди сораулар бирәсез?» диде. Танышуыбыз менә шулай башланды. Дәвамы сайтта

Басуларда тракторчы хатын-кыз хезмәт куя
Басуларда тракторчы хатын-кыз хезмәт куя

Ирина тумышы белән Орскидан. Аңа 50 яшь. Ул 17 яшеннән автомеханик булырга хыяллануы турында сөйләде. Техникумга укырга кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре мондый белгечлеккә укыган кызны беркем дә эшкә алырга батырчылык итмәс, дип кисәткәннәр, кире үгетләгәннәр. Әлеге белгечлек ул вакытта Хезмәт министрлыгында хатын-кызлар өчен тыелган 400 һөнәр исемлегенә кергән булган. Үз вакытында ул сурдотәрҗемәче бу-

лып эшләгән, кияүгә чыгып дүрт бала үстергән. 12 ел таксопаркта машина йөрткән, ләкин автомеханик булу теләге сүнмәгән, киресенчә, көчәйгән генә. Аңа җиңел машиналар түгел, ә ир-атлар эшли торган авыр техника ошый. Шулай итеп 40 яшендә ул тагын укырга керә һәм автомобильләрне хезмәтләндерү буенча техник-слесарь дипломы ала, Е категориясенә таныклыгы бар.

Махсус хәрби операция башлануга ул танклар төзәтү буенча ремонт бригадасына эшкә урнашырга тели, әмма, яше бару һәм балигъ яшькә җитмәгән баласы булу сәбәпле аны алмыйлар. Тиздән заводка бульдозерчы булып урнаша, тик ул банкрот булып ябыла. Көннәрдән бер көнне Ирина, интернет буенча эш эзләп утырганда, «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә тракторчы-машинист вакансиясе булу турындагы игъланны күреп кала һәм эш белешү өчен шалтырата.

Шулай итеп, Ирина Якимова 600 чакрым юл үтеп Чишмә районына килә һәм 9 апрельдән «БАИ» җәмгыяте бүлекчәсендә хезмәт эшчәнлеген башлый. Биредә җитәкчелек тарафыннан барлык шартлар булдырылган, Шикәр заводы бистәсендә корпоратив фатирда яши.

– Монда килүгә бөтен шикләрем таралды. Биредә бик матур табигать, кешеләр ихлас, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Хезмәттәшләрем хөрмәт белән Ирина Анатольевна дип йөртәләр, – ди ул елмаеп. – Балаларым каршы түгел, һәм мин монда калырга әзер. Май бәйрәмнәренә төпчек улым килә. Ул поселокның 4-нче мәктәбендә укуын дәвам итәчәк. Безнең сугышчылар Ватан өчен алгы сызыкта көрәшәләр, ә без биредә, тылда, тырышып эшләргә һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә тиешбез. Сынатмаячакмын, күптәнге хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткән коллективны да авыр хәлдә калдырмам, – ди Ирина.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас