«Башкирский» агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазылъянов сүзләренә караганда, йөкләмәләр үтәлмәгән очракта, киләчәктә туфракның уңдырышлылыгы кимү һәм җирләрнең авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгу хәвефе бар, чөнки җир уңдырышлылыгы – илнең азык-төлек иминлегенең мөһим шартларының берсе.
Ул ассызыклаганча, мондый чаралар туфракның уңдырышлылыгы торышын исәпкә алу өчен кирәк, бу, үз чиратында, әче туфракны известьлау һәм төрле ашламалар куллану буенча проект-смета документларын эшләүгә йогынты ясый.
Безнең район тәҗрибәсе күрсәтүенчә: минераль ашламалар куллану буенча без республикада икенче урында – чәчүлекләрнең һәр гектарына уртача 60 килограмм ашлама кертелә.
Бу район аграрчыларының югары дәрәҗәдәге җаваплылыгын күрсәтә.
Агрохимик тикшерү исә туфракның нинди минераль ашламаларга мохтаҗ булуын ачыкларга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, муниципалитет территориясендәге егерме мең гектар җирнең якынча ике мең гектар мәйданын известьлау таләп ителә. Туфрак әче булса, кислоталылыкны киметү өчен ашлама кулланырга кирәклеге турында һәр игенче белергә тиеш. Әлеге тикшерүләр менә шуның өчен кирәк тә инде.
– Сукырларча ашлама кертсәк, нәтиҗәсе бик начар булачак. Туфракта калий болай да күп булса, нигә калийлы ашлама кертергә соң? Кайбер аграрчылар безгә: «Без ашлама кулланып иген үстерәбез, әмма теләгән кадәр уңыш алалмыйбыз», – дип мөрәҗәгать итәләр. Җавап бик гади – «Башкирский» агрохимия хезмәте үзәге үткәргән анализлар нәтиҗәсенә күз салырга һәм белгечләрнең киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк, бары тик шул гына! – дип фикерен белдерде район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов.
Киңәшмәдән соң фермерларның күбесе Данис Фазылъянов белән шәхсән сөйләшергә һәм алда торган эшләрнең нечкәлекләре турында фикер алышырга калдылар.
«Башплодородие» җәмгыяте директоры Эльмир Асаев шулай ук язгы кыр эшләренә һәм республикада агрономия эшчәнлеге буенча киләчәк планнарга кагылышлы мөһим мәсьәләләргә тукталды. Аның фаразлары буенча, 2025 елда чәчүлек мәйданы 2824,6 мең гектар дәрәҗәсендә калачак. Әлеге җирләрнең якынча бүленеше бөртекле, техник һәм мал азыгы кебек традицион культураларны үз эченә ала, бу төбәктә авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк.
Йомгаклап шуны әйтергә була: туфракны планлы агрохимик тикшерү авыл хуҗалыгын үстерүдә мөһим роль уйный. Бу безнең җирләрнең нинди хәлдә булуын белү ысулы гына түгел, ә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүне камилләштерү мөмкинлеге дә. Тикшерү нәтиҗәләре безгә агрономиядә уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк һәм район икътисады үсешенә йогынты ясаячак.