Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 февраль , 11:09

Дзюдочылар җиңү яулады

Уфада 23 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Рәсәйнең атказанган тренеры Николай Попов истәлегенә багышлап дзюдо буенча бөтенрәсәй ярышлары узды. Бу турнирга илебезнең 25 төбәгеннән катнашучылар килде. Мактаулы беренче урынны тренер-спортчы Светлана Әхиярова алды. Ярышлар барышында ул, киеренке көрәш баруга һәм лаеклы көндәшләр белән көч сынашуга карамастан, спорт мастеры нормативын уңышлы үтәде. Фотода: "Алга" спорт-ватанпәрвәрлек клубы тренер-укытучысы Светлана Әхиярова уртада 

Дзюдочылар җиңү яулады
Дзюдочылар җиңү яулады

Барлык спортчылар да югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылдылар, турнирдан җиңү яуламыйча китәргә теләмәүчеләрнең берсе хәтта кулын сындырып имгәтте.

– Минем авырлык категориясендә иң күп көндәшләр – 12 кеше булды. Бу ярышта максатка ирешү – ул озак еллар дәвамындагы әзерлек нәтиҗәсе. Өйрәнгәндә авыр булса да, көч сынашканда җиңел, – диде Светлана Салават кызы.

Ул – 21 яшьлек спортчы, дзюдо белән 14 яшеннән шөгыльләнә. Әлеге вакытта Светлана Әхиярова Башкорт дәүләт педагогия университетында тренер-укытучылыкка укый һәм белем алу белән беррәттән Чишмә-дә «Алга» спорт-ватанпәрвәрлек клубында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге спортчыларның ике төркеме белән шөгыльләнә.

Балаларның сүзләренә караганда, яшь тренер игътибарлы һәм таләпчән, ә аның казанышлары алар өчен үрнәк булып тора.

Күптән түгел Стәрлетамакта узган ярышлардан соң тагын бер яшь спортчы, Арслан Ваһапов, дзюдо буенча спорт мастеры кандидаты исемен алды. Бу аның тырышлыгын, сәләтен һәм спортка тугрылыгын ассызыклый торган казаныш. Хәзер инде ул колледжда укый, шул ук вакытта тренировкалар өчен дә вакыт таба.

Аның дзюдо буенча уңышлары тренер Дамир Абдулкадыйров белән бәйле. Арслан алты яшеннән, биш ел дәвамында аның җитәкчелегендә дзюдо белән шөгыльләнә һәм ярдәме, сабырлыгы һәм һөнәрилеге өчен аңа рәхмәтле.

Дамир Радик улы аңа көрәш техникасын камилләштерергә ярдәм итеп кенә калмыйча, тәртип, максатчанлык һәм көндәшләргә карата хөрмәт кебек мөһим тормыш дәресләренә дә өйрәтә.

Арслан киләчәктә дә тормышын дзюдо белән бәйләргә ниятли, әлеге вакытта аны күбрәк тренерлык эше түгел, ә спортта һөнәри дәрәҗәдә үсеш җәлеп итә.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: