Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 гыйнвар , 09:00

Техника алдан әзерләнә башлый

Басу-кырларда әлегә калын кар ятса да, район предприятиеләрендә эш туктап тормый. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре урак чоры тәмамлануга кыр эшләренә әзерләнә башлыйлар. Әлеге вакыттагы көнүзәк мәсьәлә – техника ремонтлау.

Техника алдан әзерләнә башлый
Техника алдан әзерләнә башлый

Чишмә районының «Башкир-Агроинвест», «Агро-Альянс» җәмгыятьләре һәм башка хуҗалыклары аграрчылары Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2024 елның 24 сентябрендәге күрсәтмәсен, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елның 10 октябрендәге «Авыл хуҗалыгы техникасын 2025 елгы кыр эшләренә әзерләү чаралары турында»гы боерыгын тулы куәткә үтиләр.

Авыл хуҗалыгы техникасын һәм агрегатларын ремонтлау дәвам итә. 2024-2025 еллардагы ремонт эшләре графигына ярашлы, 300 тракторны сафка бастыру планлаштырыла, бүгенге көнгә 130 трактор ремонтланган, дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы идарәлегендә.

Бу юллар авторы районның иң зур авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә – «Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә техника ремонтлау барышы турында предприятиенең техник директоры Дмитрий Чарочкин белән әңгәмәләште.

Барлык катлаулы ремонт эшләре Чишмәдәге үзәк ремонт мастерско-

енда башкарыла, монда квалификацияле белгечләр бар, – дип аңлатты ул. – Биредә кайсы детальләрне үз көчебез белән ремонтлый алуыбызны, ә кайсыларын подрядчыларга бирергә кирәклеген ачыклыйбыз. Гомумән алганда, агрегатларның 90 процентын үзебез төзәтәбез, вак-төяк ремонт эшләре башка бүлекләрдә башкарыла. Чит ил техникасына яраклы детальләргә килгәндә, хәзер базарда запас частьлар җитәрлек һәм барлык мәсьәләләр хәл ителерлек. Минемчә, кыр эшләре тукталып торуга юл куймау һәм страховка булсын өчен предприятиедәге гомуми карашны үзгәртү һәм запас техника булдыру яхшы, киләчәктә моңа ирешербез дип өметләнәм. Әлегә, вакытны дөрес куллану өчен, урып-җыю эшләре тәмамлану белән иң проблемалы машиналарны ремонтларга керешәбез. Ремонт үзәгенә берьюлы унбишләп трактор кертә алабыз, әлеге вакытта биредә алты техника бар. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, сервис буенча белгечләр җитәрлек, механизаторларга ихтыяҗ бар. Техниканы хезмәтләндерү белән шөгыльләнүче 12 кешедән торган коллективта бер-берсен ярты сүздән аңлаган тырыш һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли. Белгечләр эштән тыш укырга да өлгерә, читтән торып югары белем алучылар да бар. Коллективта ремонт эшләрен сыйфатлы башкарырга тырышалар, «күз буяп йөрүчеләр» юк. Катлаулы ремонт булганда коллектив туплана, эштән соң да калып эшлиләр, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп хәл итәләр, һәм бу нәтиҗә бирә.

Тәҗрибәле белгечләрнең берсе, ремонт буенча инженер Рафил Губаев белән дә сөйләшеп тордым. Ул «Башкир-Агроинвест»ка моннан дүрт ел элек «Росагросервис»тан килгән, гомуми стажы 30 елдан артык тәшкил итә. Ул техника ремонтлаудан тыш, күптән түгел килгән механизаторларны да эшкә өйрәтә.

Эшләү елдан-ел кызыграк, чөнки техника даими яңарып тора,

камилләшә, заманнан артта калмаска тырышабыз. Хәл ителмәгән мәсьәлә кайвакыт өйгә кайткач та баштан чыкмый, зарланып әйтмим, чөнки бу яраткан эшебез һәм икмәгебез. Хәзер иң тыгыз чор башлана, запас частьлар алабыз һәм аларны урнаштыруга керешәбез, – диде ул.

Тагын бер хезмәткәр, «Кировец» К-700 тракторларын ремонтлау буенча инженер Зинур Хәбибуллин белән дә әңгәмәләшеп алдым.

Аралашканнан соң аның Кулибин кебек сәләтле кеше булуын аңладым. Ул – тәҗрибәле хезмәткәр, тугыз ел «Башсельхозтехника» компаниясендә эшләгәннән соң дүрт ел элек «Башкир-Агроинвест»ка килгән.

Ниһаять, күңелемә хуш килгән эшне таптым. Автотранспорт техникумын тәмамладым, гомер юлым авыл хуҗалыгы машиналары белән бәйле. Тимерчелек, токарьлык, слесарьлык белемем тормышта ярап куйды. Машиналарның рамына кадәр сүтеп-җыйган чаклар булды, алар бүгенге көнгә кадәр ватылмыйча йөри, вата алмыйлар, – дип шаяртып алды Зинур Заһит улы. – Электән бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән элемтәне югалтмыйм. Яшь белгечләр килсен иде, эш тәҗрибәмне аларга өйрәтеп калдырыр идем. Иртәме-соңмы без китәчәкбез, эшне оста кулларга тапшырып калдырасы килә, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы техникасы акыл белән эш итүче һәм тырыш хезмәткәрләр ярдәмендә чәчүгә әзерләнә, өстәлләребездә икмәк булсын өчен техникага икенче «гомер» бирелә.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: