Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 гыйнвар , 09:24

Мәктәп тәрәзәләре алыштырылачак

Арслан авыл Советы торак пунктларында да ел саен ППМИга ихтыяҗ бар. 2025 елда әлеге программада Әмин авылы катнаша. Җыелышларда авылдагы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Халык бүгенге көндә су белән тәэмин итү системасын яңарту, урамнарны яктырту һәм мәктәп тәрәзәләрен алыштыруның өстенлекле бурыч булып торуын билгеләп үтте һәм бертавыштан «Мәктәп тәрәзәләрен алыштыру» проекты өчен тавыш бирде, чөнки мәктәп – авыл тормышының үзәге һәм аның киләчәге.

Мәктәп тәрәзәләре алыштырылачак
Мәктәп тәрәзәләре алыштырылачак

Авыл биләмәләре ел саен Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнаша, бу җиңел булмаган, мәшәкатьле, әмма лаеклы эш.

ППМИ кысаларында еллар дәвамында алып барылган эш нәтиҗәләре уйланылганны ни рәвешле тиз арада тормышка ашырырга мөмкин булуын күп тапкырлар исбатлады.

Бу хакимият, халык һәм эшмәкәрләрнең торак пунктлардагы мәсьәләләрне бергәләп хәл итү үрнәге.

Төп роль кешеләр өчен нәрсә мөһим икәнен аңлаучы һәм авыл халкын өстенлекле бурычларны хәл итүгә җәлеп итүче җирле хакимият кулында. Моның өчен кешеләргә проектларның әһәмиятлелеге турында аңлату мөһим. Авыл халкы, Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашып, үз тормышына йогынты ясый алачагын яхшы аңлый.

Арслан авыл Советы торак пунктларында да ел саен ППМИга ихтыяҗ бар. 2025 елда әлеге программада Әмин авылы катнаша.

Җыелышларда авылдагы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Халык бүгенге көндә су белән тәэмин итү системасын яңарту, урамнарны яктырту һәм мәктәп тәрәзәләрен алыштыруның өстенлекле бурыч булып торуын билгеләп үтте һәм бертавыштан «Мәктәп тәрәзәләрен алыштыру» проекты өчен тавыш бирде, чөнки мәктәп – авыл тормышының үзәге һәм аның киләчәге.

Мәгариф учреждениесенең 1994 елда ук төзелгән булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бинада тәрәзә рамнары агачтан эшләнгән, ярыкларыннан җил исә. Әлеге вакытта инициаторлар төркеме тарафыннан проектны үстерү буенча эшләр алып барыла, максатчан чаралар оештырыла, аларда олысы да, кечесе дә катнаша, өлкән яшьтәгеләр аеруча активлык күрсәтә.

Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасының территорияләрне төзекләндерергә һәм тормышны уңайлырак итәргә ярдәм итүен барысы да яхшы аңлый. Әминдә исә үзара дус һәм тату халык яши, аларның девизы: «Мәсьәләне бергәләп хәл иткәндә, барысына да ирешеп була».

Римма Яхина, Әмин авылының инициаторлар төркеме әгъзасы.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: