Биредә «Башсельхозтехника» предприятиесенең бердәнбер филиалы, аграр тармакның эре предприятиеләре булган «Башкир-агроинвест» һәм «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгы-ятьләренең ремонт-җитештерү базалары урнашкан.
Илшат Фәзрахманов билгеләп үтүенчә, республикада авыл хуҗалыгы техникасы паркын алты ел эчендә 60 процентка яңарту сәбәпле, авыл хуҗалыгы агрегатларына йөкләнешне һәм кыр эшләрен башкару вакытын киметүгә ирешелде.
– Соңгы 6-7 елда тракторларның һәм комбайннарның бәясе 3-4 тапкырга кыйммәтләнүгә һәм шул ук вакытта продукция бәясе әллә ни артмауга карамастан, аена 1 млрд сумлык техника сатып алуга ирештек, – дип ассызыклады Илшат Илдус улы.
Ул аграрчыларның Росагролизинг ярдәмендә ташламалы программаларда актив катнашуын, иске авыл хуҗалыгы техникасын кыска вакыт эчендә капиталь ремонт ясаячак югары профессиональ белгечләр булуын билгеләп үтте.
– Кайчак миллионнарча сумлык кыйммәтле һәм заманча техниканың саклау өчен тәгаенләнмәгән ачык һавада калуын күрергә була. Моңа юл куярга ярамый, чөнки бу рәвешле техника юкка чыга. Заманча чынбарлык һәм хезмәт базары шуны таләп итә, – дип ассызыклады Илшат Фәзрахманов.
Чарада катнашучылар киңәшмәнең пленар өлешендә ремонт предприятиеләренең техник җиһазландырылуы, инженерлар һәм механизаторларның квалификациясен күтәрү программаларын оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын техник тикшерүгә йомгак ясалды.
Семинарның практик өлеше берьюлы берничә мәйданчыкта үтте: «Башкир-агроинвест» компаниясенең, «Башсельхозтехника»ның Чишмә филиалы һәм «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең ремонт-производство базалары күрсәтелде.
Бу компанияләрдә автомобильләр, тракторлар, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлары паркы бар. Шуңа күрә ремонт базалары да югары дәрәҗәдә оештырылган.