Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 ноябрь , 09:22

Районда «Үзебезнекеләр янына барабыз» проекты дәвам итә

Чишмә районыннан сугышчыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрелә. Әлеге вакытта яңа ел алдыннан озату өчен чираттагы гуманитар конвой әзерләнә.  Аны җыюда районның бар халкы катнаша. Солдатлар өчен татлы баурсаклар пешерәләр, токмач кисәләр, маскировка челтәрләре үрәләр, «коры душ», үлән чәйләре әзерлиләр, йон оекбашлар бәйлиләр. Фотода: Урта Хаҗәт авылыннан Рәмзилә Кинҗәголова һәи Йомабикә Сафина (сулдан уңга) яугирләр өчен май ашы пешергәннәр.

Районда «Үзебезнекеләр янына барабыз» проекты дәвам итә
Районда «Үзебезнекеләр янына барабыз» проекты дәвам итә

Районыбызның авыл биләмәләрендә, торак пунктларында, оешмаларында һәм предприятиеләрендә эшләүче кешеләр сугышчыларыбызга ярдәм итү теләге белән булдыра алганча үз өлешләрен кертәләр.

Эшмәкәрләр һәм инициативалы гражданнар һәм аеруча район мәктәпләре хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.

Район хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, гуманитар йөк сугышчыларның ихтыяҗларын исәпкә алып туплана. Автомобильләр, запас частьләр, төзелеш материаллары, эш кораллары, генераторлар, бензопычкылар, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр сатып алына.

Барысын да санап чыгу мөмкин түгел.

Адреслы посылкалар да әзерләнә. Аларның һәрберсендә эчке киемнәр, окоп шәмнәре, консервалар, чәй, гигиена җыелмалары, перчаткалар, тәм-томнар, токмач һәм башка төрле азык-төлек, дымлы тастымаллар, шырпы, газ баллоны һәм, әлбәттә инде, сәламәтлек һәм тизрәк җиңү яулап кайтуларын теләп язылган хатлар һәм рәсемнәр бар.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Уфаның бердәм логистика үзәгеннән даими рәвештә җибәрелгәннәрен исәпкә алмаганда, һәр гуманитар йөкне үзе озата бара.

Сугышчыларга якташларыбызның ярдәмен тою, район турында соңгы хәбәрләрне белү мөһим. Шуңа күрә без аларга һәр очрашуда үзебезнең район яңалыклары һәм киләчәккә планнарыбыз турында хәбәр итәбез. Аларның ялгыз булмаулары, алар артында гаять зур тыл армиясе торуы турында сөйлибез. Сугышчы никадәр ныклы әзерлектә булмасын, рухи ярдәм дә кирәк. Алар – Ватан мәнфәгатьләрен яклаучы егетләребез, ә без аларның ышанычлы тылы, – дип билгеләп үтте Ришат Әнис улы.

Исегезгә төшерәбез, Чишмә районыннан рәсми делегация җәй көннәрендә йөк төялгән өч фураны озата бирды. Маршрут буенча 23 ноктага гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды.

Районда барлык гуманитар йөк Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабында туплана, ул Чишмә районы хакимиятенең 5-нче кабинетында урнашкан. Гуманитар йөк җыю өзлексез дәвам итә. Акча салырга теләүчеләр өчен фонд реквизитларын бастырып чыгарабыз:

Некоммерческая организация Благотворительный фонд «Поддержка социального развития Чишминского района»

ИНН 0250013154

ОГРН 1090200001980

КПП 025001001

БИК 048073770

расчетный счет 40703810700320000036

к/сч 30101810600000000770

Банк Филиал «ПАО Уралсиб» г. Уфа

Җыелган барлык акчалар посылкалар әзерләү өчен җибәреләчәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: