Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 ноябрь , 11:00

Заманча технология буенча сөтчелек комплексы

Сафар авылында, «Нурис» җәмгыятенең төзелеп килүче сөтчелек комплексы мәйданчыгында, эшләр тукталмый, кар яуса да дәвам итә. Монда алты яңа корпус һәм сөт саву блогы төзелеп килә.

Заманча технология буенча сөтчелек комплексы
Заманча технология буенча сөтчелек комплексы

– Яңа салынып килүче ферма 840 баш малга исәпләнгән һәм тулысынча автоматлаштырылган система белән җиһазландырылачак. Проектта сөт саву блогын төзү дә каралган, анда берьюлы 44 сыер савылачак. Корпуслар бер-берсе белән галереялар аша тоташкан. Беренче чиратта, мондый проект кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге комплекста, мәсәлән, нибары дүрт терлекче һәм алты сыер савучы эшләячәк, – дип аңлата предприятие җитәкчесе Рөстәм Исаков.

Яңа сөтчелек комплексы «Нурис» җәмгыятенең маллар асрау буенча төп йөкләмәсен үз өстенә алачак. Әлеге вакытта кулланылучы корпусларны киләчәктә яңартып кору планлаштырыла.

Шулай ук фермалардагы сыер тизәген махсус лагуналарга илтеп бушату каралган, анда ул черемәгә әйләнгәнче кирәкле вакыт тотылачак. Аннан соң ашлама буларак басу-кырларга чыгарылачак.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: