Ел дәвамында чистарту бүлеге, ашлык киптергеч, һәркайсы 3600 тонна көнбагыш орлыгы сыйдырышлы дүрт силос, шулай ук автомобильләрне һәм тимер юл вагоннарын бушату җайланмалары белән җиһазландырылган элеватор комплексы файдалануга тапшырылды.
Шөнгәккүл чимал базасында булган 19 силоска өстәп тагын дүртәү төзелде, шуның нәтиҗәсендә базаның сыйдырышлылыгы хәзер 82 мең тоннадан артык тәшкил итә.
Чимал кабул итү 19 сентябрьдә үк башланды, аны китерүче беренче хуҗалык – Әлшәй районыннан «Агро МТС» җәмгыяте. Тәүге рапс 4 сентябрьдә кабул ителде, беренче уңыш Уфа ра-йонының «Рассвет» фермер хуҗалыгыннан һәм Гафури районының «Агрохим» авыл хуҗалыгы предприятиесеннән китерелде.
Бүгенге көндә базага 42 мең тоннадан артык көнбагыш орлыгы һәм 17 мең тонна чамасы рапс ташылган. «Чишмә май экстракцияләү заводы»на яңа уңыш көнбагышы – 29 сентябрьдә, ә рапс 15 октябрьдә китерелә башлады. Хәзерге вакытта рапс орлыклары эшкәртелә һәм мае шунда ук Кытайга озатыла.
Быелгы яңгырлы җәйдәге һава шартлары көн-багыш сыйфатына да йогынты ясады – орлыкларда чүп катнашмасы күп һәм әчелеге югары. Әмма предприятиедә майның сыйфатын ГОСТ таләп иткән күрсәткечләргә җиткереп, катлаулы хәлдән чыгу юлын табалар.
Тимер юл һәм автомобиль паркы да яңартылып тора. Холдингта чимал һәм әзер продукция ташу өчен 500ләп вагон һәм 300 яңа цистерна алынган. Әлеге вакытта автомобиль паркында майлы орлыклар ташу өчен 53 машина һәм товар алучыларга май илтү өчен автоцистерналы 20 автомобиль бар. Электән «Volvo», «Scania», «Mercedes» маркалы йөк машиналарыннан торган автопарк хәзер Кытайда җитештерелгән «Dongfeng», «SHACMAN» кебек популяр маркалы техника белән тулылана. Моннан тыш, заводка май ташу өчен бер ел эчендә 20 яңа «FoxTank» цистернасы, шулай ук бөртекле орлык ташу өчен 20 «BONUM» тагылмасы сатып алынган.
Наталья Максимова, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең баш технологы.