Игорьга – 28, ә энесе Викторга 27 яшь. Моңа кадәр егетләр башка предприятиедә хезмәт куйганнар. Биредә техника да, хезмәт хакы да яхшырак, диләр абыйлы-энеле механизаторлар. Викторның монда эшкә килүенә нибары ай ярым үткән.
– Уңайлы техника игътибарны җәлеп итте, әлбәттә, – ди яшь механизатор. – Бу комбайнда барысы да диярлек автоматлаштырылган. Идарә итү дә уңайлы. Һәр сменадан соң техниканы тулысынча тикшереп чыгабыз. Басу уртасында ватылып калганчы, комбайның төзек, ышанычлы булса яхшырак, – ди Виктор.
Игорь сүзләренә караганда, яңгырлар күп явуга карамастан, уңыш узган елдагыдан мулрак.
– Җир юеш булу аркасында татлы тамырларны казып алу күпкә авырлаша. Ләкин без ашыкмыйча гына үз максатыбызга таба барабыз. Һава торышының ничек буласын алдан белеп булмый, узган ел, мәсәлән, көннәр коры торды, – ди ул.
Баш агроном Айрат Нургалиев билгеләп үтүенчә, шикәр чөгендере 2350 гектарда чәчелгән, бүгенгә көнгә әлеге мәйданның 95%ы казып алынган.
– Һава торышы бозылу сәбәпле күрсәткечләр кискен кимеде – моңа кадәр бер сменада 18әр гектардан казып алган булсак, хәзер биш-җиде гектардан арттырып булмый. Уртача уңыш куәте – 400 центнер. Шикәр чөгендерен Чишмә һәм Раевка заводларына тапшырабыз, – диде ул.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 31 октябрьгә шикәр чөгендере 53,4 мең гектар мәйданда казып алынган. Бу барлык күләмнең 92%ы. Уңыш мул, һәр гектардан 461 центнер, ә тулаем җыем 2 млн 462 мең тонна тәшкил итә.