Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 октябрь , 10:00

Чишмә районында унике гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк.

Авыл хуҗалыгында хезмәт куюның файдалы яклары да бар. Безнең район ышанычлы рәвештә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программага кергән. Сынау проекты Ярми авыл Советында гамәлгә ашырыла. Ярми авылында «Башкир-агроинвест» җәмгыяте инициативасы белән аграр тармак хезмәткәрләре өчен социаль йортлар төзелеше төгәлләнеп килә. Авылдагы яңа урам Аграрный исемен йөртә. Анда инде ун йорт төзелгән, шуларның икесе ике хуҗага исәпләнгән.

Чишмә районында унике гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк.
Чишмә районында унике гаилә тиздән өй туе үткәрәчәк.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, программа буенча федераль, республика, муниципаль бюджетлардан һәм «Башкир-агроинвест» җәмгыятеннән финанслау бүленә; проект Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Салынып бетеп килүче йортлар быел ноябрь аенда ук файдалануга тапшырылачак. Әлеге вакытта эчке бизәлеш эшләре бара, газүткәргеч тикшерелә, мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен «Газсервис» җәмгыятенә рәхмәт белдерәбез, «Башкирэнерго» җәмгыяте белән уртак карарга килеп, якын арада электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итәчәкбез.

«Башкир-агроинвест» тиздән йортларда үз хезмәткәрләрен урнаштыра башлаячак, – дип билгеләп үтте муниципалитет җитәкчесе.

Район хакимиятенең торак мәсьәләләр буенча белгече Алсу Пугасей аңлатуынча, социаль найм буенча торак алганда аерым таләпләр бар.

Дәүләт программасы буенча әлеге йортларга аграр тармакта кимендә бер ел эшләгән һәм үз тораклары булмаган хезмәткәрләр дәгъва итә ала... «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы яңа йортларга күчүчеләргә биш ел узгач торак бәясенең нибары ун процентын гына түләп, йортны сатып алу хокукы бирә, ә ун елдан алар күчемсез милек бәясенең нибары бер процентын гына түләп, тулы хокуклы хуҗалар булачак. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен бу бик яхшы мөмкинлек, шулай бит?! – диде ул.

Әлеге мөһим проектны уңышлы гамәлгә ашыру «Таврос» компанияләр төркеменә тагын да зуррак проектка – агроавыл төзүгә гариза бирергә мөмкинлек бирде. Бу турыда гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә язарбыз.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: