Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 октябрь , 10:20

Уңыш һәм муллык бәйрәме

Чишмә районы шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарлар белән сәүдә итүгә фольклор бизәлешләр кертелергә тиешле «Бөтенрәсәй ярминкәләре» сынау проектына кушылды. Узган шимбәдә ярминкәдә ит тәкъдим итүче сәүдә нокталары күп булды. Район хакимиятенең икътисад бүлегендә билгеләп үтүләренчә, бу көнне сәүдә иткән ун хуҗалыктан якынча ике тонна ит сатылган. Фотода: Юлия Гыйльманова ярминкәгә сатуга үзе ясаган сыр алып чыккан. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Уңыш һәм муллык бәйрәме
Уңыш һәм муллык бәйрәме

Барлык продукция ветеринария хезмәтләре аша тикшерү узган, алар ярминкәгә сатуга чыгарылучы итне контрольдә тотканнар. Сыер итенең бер килограммы, гадәттәгечә, 500-700 сумнан сатылды. Сатуда кош ите дә күп булды.

Чукраклы авылыннан Хәсәновларны сатып алучылар күбесе белә. Гөлсылу белән Таңсылу Хәсәновалар поселокта шәхси хуҗалыкларыннан сөт продукциясе һәм ит саталар. Гөлсылу Идрис кызы үз клиентлары булуы, алар алдында еллар дәвамында ышаныч яулаулары турында сөйләде.

– Сатып алучыларыбызның ярминкәләр башлануын көтеп, бары тик бездән генә алулары күңелгә ятышлы. Өч бот ит алып килгән идек, өстәлгә салып та өлгермәдек, барысын да сатып алып бетерделәр. Итнең килосын 520дән, сөяксез итне 600 сумнан саттык, – диде Гөлсылу Хәсәнова.

Ә менә бер килограмм күркә ите өчен 700 сум сорап торалар иде.

– Бер күркә түшкәсенең авырлыгы якынча 18 килограмм була. Быел сату өчен 30 күркә үстердек. Диетик иткә елдан-ел ихтыяҗ арта, – дип сөйләде Чишмә авылында яшәүче Физә Бикбулатова.

Ярминкәләрнең үз продукцияңне тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек булуын билгеләп үтик.

Сәүдә рәтләре арасында сыр ризыклары сатылган палатка-тирмәне күргәч, читләтеп үтә алмадык, килеп таныштык.

– Без Чишмә авылыннан. Үз хуҗалыгыбыз бар. Әлегә ике сыер тотабыз. Төрле сортлы сырлар ясыйм, йомшак һәм ярым каты сортларга өстенлек бирәбез. Заказ буенча сатабыз, ярминкәләрдә дә катнашабыз. Сырлардан тыш, башка төрле сөт продукциясе әзерлибез, – диде Юлия Гыйльманова.

Якын киләчәктә алар сыр җитештерүне арттыру өчен җиһазлар сатып алырга, ассортиментны арттырырга, һәм, әлбәттә, үзләренең сәүдә ноктасын ачарга телиләр.

Сүз уңаеннан, Гыйльмановлар үз проектлары белән район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җитәкчелегендәге «Эшмәкәрлек сәгате»ндә дә катнашканнар. Хәзер алар киләчәктә куллану өчен бизнес-план әзерлиләр.

Исегезгә төшерәбез, киләсе атнада – 2 ноябрьдә Чишмә поселогының Үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: