Ике ай чамасы коры торган һава торышы игенчеләргә урып-җыю эшләрен төгәлләргә мөмкинлек бирде.
Бөртекле культуралар җыеп алынды, траншеяларга силос салынды, шикәр чөгендере дә казылып бетте диярлек.
Синоптиклар фаразлавынча, бу көннәрдә яңгырлар көтелә, һәм авыл эшчәннәренә шикәр чөгендерен басулардан ташуны мөмкин кадәр тизләтергә кирәк, югыйсә, баткак юлдан йөрү авырлашачак.
Сафар авылыннан фермер Азамат Әсәдуллин бу мәсьәләне үзенчә хәл итү юлын тапкан: казып алынган чөгендерне асфальт юлга якынрак ташып өйгән.
– Быел шикәр чөгендерен 150 гектар мәйданда үстердек. Ул казып алынды инде. Уңышы бик мул булды – һәр гектардан 600 центнер чамасы алдык. «Горизонт» сорты аеруча сөендерде. Шикәрлелеге 19,5 процент тәшкил итә, – диде Азамат Әлфәт улы.
Һава торышы мөмкинлек биргәндә фермер татлы тамырларны басудан чыгарып калырга ашыга.
– Быел Чишмә шикәр заводына һәм Раевкадагы чөгендер кабул итү пунктына биш мең тоннадан артык чөгендер тапшырдык. Тагын өч мең тоннага якын ташыйсы бар. Киләсе атнада һава торышы бозылуын хәбәр итәләр, басу асфальт юлдан биш чакрым ераклыкта урнашканга күрә, без «Нурис» җәмгыяте җитәкчелеге белән кырдан алынган шикәр чөгендерен ташып өю өчен басу читенең якынча бер гектарын биләп торырга килештек. Шул рәвешле без авыр йөк машиналарын кырдан яхшы юлга кадәр тракторлар белән тарттыру мәсьәләсен хәл итәбез. Шикәр заводларына ташый башлагач, «КамАЗ»лар хәтта яңгырлы көннәрдә дә үзләре асфальт юлга чыга алачак, – ди ул.
Тәҗрибәле фермер әйтүенчә, бу әлегә бердәнбер дөрес карар, ә кайбер көтелмәгән чыгымнар, һичшиксез, акланачак.