Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 октябрь , 10:10

Армиягә китә егетләр

23 октябрьдә районда армиягә алынучыларның беренче партиясе озатылды. Чишмә хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, быел көз 50дән артык егет хәрби хезмәткә китәчәк. Алар төрле гаскәрләрдә һәм частьларда хезмәт итәчәк. Ата-аналар борчыла, ләкин алар балаларының тормыш мәктәбен узарга тиешлеген аңлый. Улларын армиягә озатырга килгән Рамазановлар гаиләсе белән таныштым. Фотода: Ильвир Рамазанов әнисе һәм сеңлесе белән  

Армиягә китә егетләр
Армиягә китә егетләр

Ильвир озакламый солдат булачак. Ул инде диплом алырга өлгергән, киләчәктә электромонтер булачак.

– Повестканы алганда, бераз куркыныч булды. Аңлыйм, хәрби хезмәткә барырга кирәк. Әлегә нинди гаскәргә эләгәчәгемне белмим. Намус белән хезмәт итәргә вәгъдә бирәм. Ракета гаскәрләренә билгеләсәләр бик шат булыр идем, чөнки минем әти дә анда хезмәт иткән, – диде Ильвир.

Әнисе Гөлфия белән сеңлесе Лиана аны озата килгәннәр. Әледән-әле битләре буйлап тә-гәрәшкән күз яшьләрен сөртеп алалар.

– Бер ел сизелмичә үтеп китсен. Бер генә нәрсә телибез – армия хезмәтеннән соң исән-сау өйгә кайтсын. Дөньяда тынычлык урнашсын, – ди әнисе.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җыелучылар алдында чыгыш ясап, егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде:

– Ел дәвамында хәрби эшкә өйрәнергә, исән-имин өегезгә кайтырга, киләчәктә үз эшегезнең чын һөнәриләре булырга тиешсез. Сез – илебезнең киләчәге. Сезнең барысы да алда әле!

Хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев ата-аналарга тагын бер кат борчылырга кирәкмәвен әйтеп тынычландырды.

– Шуны билгеләп китү мөһим, армиягә алынучылар махсус хәрби операциядә катнашмая-чак, Рәсәй территориясендә хезмәт итәчәк. Хезмәт вакыты тәмамлангач өйләренә кайтарып җибәреләчәк, – диде ул.

Армиягә алу 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

23 октябрьдә районда армиягә алынучыларның беренче партиясе озатылды.

Чишмә хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, быел көз 50дән артык егет хәрби хезмәткә китәчәк. Алар төрле гаскәрләрдә һәм частьларда хезмәт итәчәк.

Ата-аналар борчыла, ләкин алар балаларының тормыш мәктәбен узарга тиешлеген аңлый.

Улларын армиягә озатырга килгән Рамазановлар гаиләсе белән таныштым. Ильвир озакламый солдат булачак. Ул инде диплом алырга өлгергән, киләчәктә электромонтер булачак.

– Повестканы алганда, бераз куркыныч булды. Аңлыйм, хәрби хезмәткә барырга кирәк. Әлегә нинди гаскәргә эләгәчәгемне белмим. Намус белән хезмәт итәргә вәгъдә бирәм. Ракета гаскәрләренә билгеләсәләр бик шат булыр идем, чөнки минем әти дә анда хезмәт иткән, – диде Ильвир.

Әнисе Гөлфия белән сеңлесе Лиана аны озата килгәннәр. Әледән-әле битләре буйлап тә-гәрәшкән күз яшьләрен сөртеп алалар.

– Бер ел сизелмичә үтеп китсен. Бер генә нәрсә телибез – армия хезмәтеннән соң исән-сау өйгә кайтсын. Дөньяда тынычлык урнашсын, – ди әнисе.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җыелучылар алдында чыгыш ясап, егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде:

– Ел дәвамында хәрби эшкә өйрәнергә, исән-имин өегезгә кайтырга, киләчәктә үз эшегезнең чын һөнәриләре булырга тиешсез. Сез – илебезнең киләчәге. Сезнең барысы да алда әле!

Хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев ата-аналарга тагын бер кат борчылырга кирәкмәвен әйтеп тынычландырды.

– Шуны билгеләп китү мөһим, армиягә алынучылар махсус хәрби операциядә катнашмая-чак, Рәсәй территориясендә хезмәт итәчәк. Хезмәт вакыты тәмамлангач өйләренә кайтарып җибәреләчәк, – диде ул.

Армиягә алу 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: