– Мин шушы авылда туып үстем, гомерем буе колхозда механизатор, бригадир булып эшләдем. Гаилә кордым, балалар үстердем. Барысы да яхшы иде... Тик, бәла алдан кисәтеп килми. Ковид чире башлангач якыннарымны егып салды. Тормыш иптәшем белән улым бу мәкерле чирдән котыла алмадылар, үземнең үпкәләр дә 85% зарарланган иде. Җеназаларына да кайта алмадым бит, – диде ул әрнеп.
Әнисе дә алардан алдарак якты дөньядан киткән.
– Авылдашлар булмаса, алар ярдәм кулы сузмаса, ике кулыма бер шөгыль тапмасам, бу сынауларны үтә алыр идем микән, белмим, – диде Рөстәм Хәмит улы.
– Дуслар белән сөйләшеп, авылыбызда мәчет төзергә кирәк дигән фикергә килдек. Сорауларыбыз җавапларга караганда да күбрәк булды, әлбәттә. Үзебезнең карарны авылдашларыбызга да җиткердек. Борискинода яшәүчеләр, шушы авылдан чыкканнар, туганнарыбыз безнең тәкъдимебезне хупладылар.
Тиешле документларныҗыеп рөхсәт алдык да, узган елның көзендә нигез салып куйдык. Ә язын стеналарын күтәрә башладык. Диварлары шлакоблоклардан салынды. Бу блокларны бер хәйриячебез китереп бирде, – диде Рөстәм Саяфаров.
«Кем ул?» дигән соравыма елмаеп: «Безнең иганәчеләребезнең күбе-се исемнәрен атамауны сорый – халыкка билгесез булып каласылары килә. Якташыбыз Альберт Яркәев шәһәрдән ташчылар бригадасын алып кайтты, алар кыска вакыт эчендә стеналарын күтәрде», – диде ул.
Кечкенә авылда төзелеп килүче мәчетнең зурлыгы сокландыра. Гыйбадәт йортының мәйданы хәйран – алтыга унбер метр тәшкил итә.
Без килгән көнне, алда әйтелгәнчә, эчке яктан стеналарны тышлау эшләре бара иде.
– Кичә бөтен бина эченә җылы идәннәр җәелде. Күз алдына китерәсезме, эшчеләр эш бәясенең ун процентын гына алдылар. Электрик та үзе алып килгән материаллар белән ут кертте, – дип ассызыклап үтте Рөстәм Хәмит улы.
– Авылдашлар бик ярдәм итә. Хатын-кызлар чәй эчү өчен камыр ашлары, татлы ризыклар пешереп алып киләләр. «Ватсап»та группа төзедек, анда башкарылган һәр эш, тотылган һәр тиен турында отчет биреп барам. Халык ышана. Бер сүз ишеткәнем юк, – ди ул.
Узган елда авыл халкы авылның 230 еллыгын билгеләп үткән.
– 400дән артык кеше җыелды. Барысы да бүләкләр, күчтәнәчләр белән килделәр. Урамда зур бәйрәм оештырдык. Авылда ел саен Корбан гаете һәм башка уртак бәйрәмнәр үткәрелә, – дип горурланып искә алды ул.
Кем әйтмешли, эшлекле кеше һәрнәрсәдә эшлекле. Рөстәм Саяфаров авыл зиратын төзекләндерүдә дә башлап йөрүче булган.
– Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча 600 мең сумлык грант оттык, авыл халкы игелекле эш башкару өчен шуңа өстәп тагын 300 меңнән артык акча җыйды. Коры-сары агачларны кистек, зиратка яңа койма һәм капка куйдык. Халык бу өмәләргә җиң сызганып чыкты. Шушы көннәрдә зиратка килергә уңайлырак булсын өчен, чокыр аша юл салдык.
Тагын шуны билгеләп үтәсе килә, авыл халкы калган акчага мәкаләбез герое тәкъдиме белән бердәнбер борынгы коены төзекләндергән.
– Бу күптәнге, җимерелеп беткән кое иде. Аның төбен чистарттык, тимер-бетон боҗралар төшердек, насос сатып алып куйдык, кое юлына вак таш җәйдек. Суын анализга тапшырдык һәм аның бик чиста һәм кулланырга яраклы булуы турында нәтиҗә алдык, – диде Р. Саяфаров.
Бу авылның зур булмавы турында тагын бер искә алып үтәсем килә.
– 17 йортта ел әйләнәсенә яшиләр, 50-60 йортка җәйгелеккә торырга кайталар. Үзара аралашып, бердәм һәм тату яшибез. Барлык мәсьәләрне бергәләп хәл итәбез. Әнә тегендә, сугыш елларында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган, бер читтәрәк торган һәйкәлне, догаларыбызны алар да ишетсен өчен, мәчеткә якынрак урынга күчерергә уйлап торабыз, – диде ул.
Бу эшкә катнашым юк дип уйлаучылар да бар. Аларга халык, күршеләре һәм дуслары башкарган эшләр кызыклы түгел.
Шулай ук үз халкының һәм туган җиренең тормышы белән янып яшәүчеләр дә бар. Мәкаләбез герое Рөстәм Саяфаровны да алар рәтенә кертергә була.