Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 октябрь , 10:00

Бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан

Алкин авыл Советы биләмәсенең «Спорт-Отдых» бакчачылык ширкәтендә дүрт йорт, ике мунча янган, ике йорт һәм бер кеше утта зыян күргән.

Бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан
Бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан

Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча хезмәткәре Эдуард Вәлишин хәбәр итүенчә, Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә янгын турында 11 октябрьдә 18.30 сәгатьтә хәбәр килгән. Узытамак авылының янгын сүндерү часте тиз арада шул урынга барып җиткән. Аларга 95-нче янгын сүндерү бүлеге коткаручылары, шулай ук Благовар һәм Дәүләкән районнарыннан янгын сүндерүчеләр кушылган, ирекле янгын сүндерү командалары әгъзалары да ярдәмгә килгән.

Бакчачылык ширкәте трассадан җиде чакрым ераклыкта урнашкан, йортларга таба машина белән үтеп керү авыр.

Э. Вәлишин сүзләренә караганда, янгын бакча участокларының берсендә чыккан. Бу вакытта анда беркем дә булмаган. Көчле җил чыгу сәбәпле, ут күрше йортларга күчкән. Кызганычка каршы, янгынны тиз арада сүндерә алмаганнар. Бәхеткә, корбаннар юк. Бакча йорты хуҗаларының берсе янгынны үзаллы сүндерергә тырышканда бик каты пешкән.

Чишмә районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте мәгълүматы буенча, янгын 12 октябрьдә 3.58 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: