Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 октябрь , 15:26

«Беренчеләр» арасында беренчеләр

«Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр оешмасының район бүлекчәсе белгече Ләйсән Илалова хәбәр итүенчә, фестивальдә Чишмә районы вәкилләре – «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары булган биш гаилә катнашкан, алар арасында район эшмәкәрләре – Хәмәтдиновлар, Авдеевлар, Ишмаевлар, Илаловлар һәм Мөхәммәтҗановлар булды.

«Беренчеләр» арасында беренчеләр
«Беренчеләр» арасында беренчеләр

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Хәмәтдиновлар бер чакрым дистанциягә йөгерүдә «Иң ныклы гаилә» номинациясендә җиңүче дипломына лаек булганнар. Гүзәл Хәмәтдинова тормыш иптәше Руслан һәм сигез яшьлек улы Рамазан йөгергәндә алар өчен җан атып торган.

– Фестивальдә катнашу өчен генә барган идек, кызып китеп, җиңүгә ирешеп кайттык. Нәтиҗәбез көндәшләрнеке белән бертигез диярлек булды, әмма алга чыга алдык. Чишмә районы командасы иң тату, иң көчле, шау-шулы һәм дәртле команда булды, – диләр Хәмәтдиновлар.

Мөхәммәтҗановлар һәм Илаловлар гаиләләренә «Иң күңелле гаилә» номинациясендә дипломнар тапшырылган. Аларның һәркайсы сертификатлар һәм бүләкләр алганнар.

Безнең районнан тугыз яшьлек Эвелина Авдеева, көн суык булуга карамастан, акциядә катнашу бик ошады, дип билгеләп үтте.

– Бер дә өшемәдек, бик күңелле булды. Башка районнардан килгән балалар белән таныштым, – ди Эвелина.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанның берничә районында, шул исәптән Белоретта фестивальгә бер көн кала беренче кар явып үтте.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: