– Шикәр чөгендере агымдагы елда 5673 гектар мәйданда үстерелде. Әлегә аның 60 проценты казып алынган. Шикәрлелек 16% тәшкил итә. Берничә көндә ул тагын да күтәрелер дип өметләнәбез, – ди Рушан Латыйпов.
Без барган көнне 140 гектарлы басуда биш комбайн эшли иде.
– Бу басуда кичтән эш башладык. Бер комбайн тәүлеккә 25 гектар чамасы чөгендер казый, шуңа күрә бүген бу басудагы эшләрне төгәлләгәч икенчесенә күчәбез, – дип ассызыклады агроном.
Казылган чөгендер өеп куела һәм әкренләп шикәр заводы территориясенә ташыла.
– Әлегә якындагы кырлардан ташыйбыз. Көндезге сменада 700-800 тонна шикәр чөгендере илтергә өлгерәбез, – дип төгәллек кертте ул.
– Кайсы кырда үсүенә карап, һәр гектардан якынча 450-600 центнер уңыш чыга. Уңай һава шартлары булганда чөгендерне 20-25 көндә казып бетерергә ниятлибез. Туңга сөрү дәвам итә, 25 көн эчендә кырларны киләсе елда шикәр чөгендере чәчү өчен әзерләп бетерәчәкбез, – дип сүзгә кушылды хуҗалыкның Чишмә бүлекчәсе директоры Марс Фәйзуллин.
Рушан Латыйпов белән сөйләшкән арада бездән ерак түгел генә штурвал артында Рафаэль Су-фиянов утырган комбайн туктады.
– Әйләнеп торган барлык механизмнарны чистартырга кирәк, – диде механизатор.
Аның «Башкир-агроинвест» җәмгыятенә эшкә килүенә быел биш ел булган.
– Күп еллар төньякта эшләдем. Пенсиям килеп тора, ләкин өйдә утырасым килми, әле көчем ташым тора, эшләргә теләк бар. 1994 елдан бирле төрле техникада, «КамАЗ»да, төрле маркалы тракторларда эшләдем. Гомумән, техникада эшләү тәҗрибәм зур. Ә менә чөгендер казуда беренче ел гына катнашам. Уңайлы, җайлы комбайн. Техниканы вакытында карап торсаң, сынатмый, – диде ул һәм комбайнын чистартып бетергәч, эшен дәвам итте.