– Савыктырылган туфракта бәрәңге селекциясе һәм орлыкчылыгы белән без 1998 елдан бирле шөгыльләнәбез. Агымдагы елда бәрәңге ике гектарда утыртылды, шуның берсе селекция, икенчесе орлыкчылык бүлеге. 2024 ел бәрәңге үстерү өчен авыр ел булды. Июль аенда гына да – 170 мм, ә августның тәүге ун көнендә 130 миллиметр яңгыр яуды. Бер яктан, бәрәңгене утарга, эшкәртергә мөмкинлек бирмәде, икенче яклап, тамыр системасының артык дымлануы өчен шартлар тудырды. Шул сәбәпле бүлбеләрдә фитофтороз барлыкка килеп бәрәңге чери башлады. Уңыш көтелгәнчә зур түгел, – диде ул.
Илдар Сәлимҗан улыннан бәрәңге үстерү буенча киңәш бирүен сорадык.
– Беренчедән, бәрәңгене күтәртелгән җиргә утыртырга кирәк, ягъни бәрәңге төбе тигез җирдән бераз калкурак булырга тиеш. Бу күп көч таләп итә торган эш, ләкин нәтиҗәсе шуңа торырлык. Яңгырлы җәйдә бүлбеләр тирән җирдә ятмаячак, бәрәңге төбендә артык дым калмаячак. Икенчедән, утырту өчен фитофторозга чыдамлы «удача», «жуковский», «башкирский», «кураж» кебек сортларны сайларга кирәк. Өченчедән, бәрәңге сабакларын чәчәк атар алдыннан һәм чәчәк аткан вакытта атнага бер тапкыр фитофтороз үсешенә каршы препаратлар белән эшкәртү мөһим, – диде ул.
Сүз уңаеннан, быел селекция үзәгендә һәр гектардан 120 центнер бәрәңге алынган. Быелгы ел өчен бу мул уңыш.
Селекция үзәге җитәкчесе Ирек Кәримовка да берничә сорау бирми кала алмадык.
– Күбесенчә селекция белән шөгыльләнгәнгә күрә, мул уңыш артыннан кумыйбыз. Без тотрыклы уңыш бирә торган, һава шартларына һәм төрле үсемлек авыруларына чыдам сортлар чыгару өстендә эшлибез. Быел 44 гектардагы орлыкчылык басуларыннан «экада 113», «зауральская», «жемчужина» сортлы йомшак бодай һәм 2023 елда дәүләт реестрына кертелгән яңа сорт каты бодай – «башкирская 29» алынды. Бөртекле культураларның уртача уңышы гектардан 25 центнер тәшкил итте, – дип билгеләп үтте ул.
Бу гына да түгел, агымдагы елда селекция үзәге грант буенча авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм техникасы паркын яңарткан – дүрт төрәнле сабан, тагылмалы сиптергеч, «КПС-4» культиваторы, 3х4 «БДП» дискатеры һәм, иң мөһиме, МТЗ-82 «Беларус» тракторы алган.