Хуҗалык җитәкчелегенең яңа терлекчелек комплексы төзергә ниятләве турында язган идек инде.
Бүгенге көндә бу эшләрне башкаруга проект-смета документлары әзер һәм төзүчеләр эшкә керешкәннәр инде.
– Проект буенча төзелүче сөтчелек комплексы 840 баш малга исәпләнгән. Әлеге территориядә алты сыер абзары һәм сөт саву комплексы урнашачак. Корпуслар металл конструкцияләрдән төзелә һәм сэндвич-панельләр белән тышланачак. Бер корпус 140 баш терлеккә исәпләнгән, – дип хәбәр итте участок начальнигы Җәүдәр Усманов.
Без «Нурис» җәмгыятенә барганда кешеләр мәш килеп төрле төзелеш участокларында эшлиләр иде. Берәүләр булачак корпусларның идәннәренә бетон җәя, икенчеләре тирес чыгару өчен урын әзерли, өченчеләре нигез астына бетон салу өчен җир казый.
Җәүдәр Усманов билгеләп үтүенчә, план буенча ел ахырына кадәр маллар асрарга әзер булган берничә терлекчелек корпусы төзелеп бетәчәк.