Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 сентябрь , 14:00

Мал азыгы әзерләү дәвам итә

Август ахыры һәм сентябрь ае игенчеләрне коры һәм кояшлы көннәре белән сөендерә. Авыл эшчәннәре аның һәр минутын урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен файдалана. «Нурис» җәмгыяте механизаторлары да иртә таңнан кукуруз урырга чыкканнар. Дәвамы сайтта

Мал азыгы әзерләү дәвам итә
Мал азыгы әзерләү дәвам итә

Силос әзерләү өчен биш йөз гектардан артык кукуруз урып аласы бар. Быел кукуруз уңды, һәр гектардан 280 центнер яшел масса чыга, – ди хуҗалыкның баш агрономы Ринат Гомәров.

Механизатор Рәхмәтҗон Исмаилов мал азыгы ургыч «Полесье» комбайнында смена саен 300-350 тонна кукуруз урып алырга өлгерә. Комбайн чабылган массаны сыйфатлы итеп ваклау өчен өстәмә аппарат – корн-крекер белән җиһазландырылган.

Биш берәмлек техника төялгән массаны берөзлексез силос траншеясенә ташып тора. Машина арбасындагы яшел массаның уртача авырлыгы 7,5 тонна чамасы, – ди Ринат Гомәров.

Аны ике трактор – «Т-150» һәм «К-700» белән Венер Бикбулатов һәм Холик Охунов тыгызлый. Алар силос өстен ювелир төгәллек белән тигезләп торалар.

Бер чокырны тутырып, ябып куйдык. Малларны кыш ашату өчен 1300 тонна силос бар. План буенча тагын 12600 тонна кукуруз әзерләргә тиешбез. Көннәр коры торганда бөтен кукурузны җыеп алып, планнан тыш тагын өч тонна салырбыз дип өметләнәбез, – ди баш агроном.

Ринат Гомәров мал азыгы әзерләүнең бүгенге көндә төп бурыч булуын билгеләп үтте.

Яшел массаны һәрвакыт стратегик запас белән салабыз. Бездә 2022 елгы сенаж һәм 2023 елгы силос та саклана әле. Быел план буенча дүрт мең тонна булырга тиешле сенажны ике тапкыр диярлек күбрәк әзерләдек, – диде ул.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: