Бүгенге көндә завод яңа чималны эшкәртә башларга тулысынча әзерме? – шул сорау белән генераль директорның логистика буенча урынбасары Денис Ковальчукка мөрәҗәгать иттек.
– Шикәр чөгендерен эшкәртү мизгеле тәмамланганнан соң суны тондыру өчен кулланылган радиаль бассейнны яңарта башладык. Бүгенге көндә эшләр тәмамланып килә. Чималны юу бүлеге тулысынча үзгәртеп корылды. Калган участокларда план буенча агымдагы ремонт үткәрелде, – дип хәбәр итте Денис Анатольевич.
Директор урынбасары сүзләренә караганда, җәй аенда ук авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән шикәр чөгендере китерү һәм аның өчен түләү формалары турында килешүләр төзелгән.
– Гадәттәгечә, Чишмә, Кырмыскалы, Туймазы, Бүздәк, Кушнарен һәм Шаран районнары аграрчылары безнең партнерлар булып тора, – дип ассызыклады ул. – Завод чөгендерне 5 сентябрьдә кабул итә башлады. Уңыш яхшы гына күренә. Шикәрлелек дәрәҗәсе 15 процент тәшкил итә.
Денис Ковальчук хәбәр итүенчә, Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразы буенча, шикәр чөгендеренең уңышы һәр гектардан якынча 500 центнер булыр дип көтелә.
– Быел чәчүлек мәйданнар арттырылды. Якынча исәпләү буенча, безнең завод агымдагы сезонда миллион тоннадан артык чөгендер эшкәртсә, тәүлегенә, уртача алганда, биш мең тонна чимал эшкәртеләчәк, – дип билгеләп үтте ул.
Җитештерелгән шикәр комын сатар урын бар.
– Барысы да базарга бәйле. Шактый күп өлеше чит илгә чыгарыла. Казахстан белән килешүләр төзелде. Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Берләшкән милләтләр оешмасына кергән кайбер илләр безнең белән даими хезмәттәшлек итә. Үзебезнең биш мең тонна сыйдырышлы складларыбыз бар. Шикәр чөгендере белән тәэмин итүче оешмалар белән исәп-хисап ясау юллары шулай ук уйланылган. Әмма, кадрлар мәсьәләсе ахыргача хәл ителмәгән. Вакансияләрнең 90 проценттан артыгы ябык. Штат расписаниесенә ярашлы, даими эшкә дә, мизгелле эшләргә дә хезмәткәрләр кабул ителә, – ди Денис Ковальчук.