Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 сентябрь , 10:00

Комбайннар сынау уза

«Башкир-агроинвест» җәмгыяте басуларында Беларусь Республикасының «Гомсельмаш» холдингы җитештергән ашлык җыю комбайнының бер модификациясе сынау уза. Сынау эшләрендә әлеге заводның маркетинг буенча белгече Владимир Чаюков, холдингның машина йөртүче-сынаучысы Николай Колосов, «Башкир-агроинвест»ның машина-трактор паркын эксплуатацияләү буенча өлкән инженеры Вәсил Бикмәтов һәм агроном Марал Сулеева катнаша.

Комбайннар сынау уза
Комбайннар сынау уза

Бик шәп комбайн. Барлык командалар төгәл үтәлә. Техника үзен яхшы яктан күрсәтте, уңайлы һәм чагыштырмача кыйммәт түгел. Җитештерүчәнле ком-байннарның берсе, – диде Вәсил Бикмәтов.

Владимир Чаюков билгеләп үтүенчә, комбайнның 90 проценты Белоруссиядә җитештерелгән комплектлардан корылган. Ярославльнең 450 ат көченә ия булган «ЯМЗ-658» турбодвигателе куелган.

Ургычның киңлеге 9 метр, бункер күләме 9,5 кубометр тәшкил итә. Комбайнда суктыру һәм сепарацияләүнең гибрид системасы урнаштырылган. Без аңа ике ел гарантия бирәбез. Әлеге техника якынча 24 миллион сум тора, – ди ул.

Сынауларның беренче көнендә сабан арпасын җыеп алдык. Комбайн белән тулы булмаган сменада алты гектар җирдә үстерелгән уңышны җыеп алдык. Алдагы көннәрдә урып-җыю мәйданын арттырырбыз дип өметләнәбез, – диде агроном Марал Сулеева.

Вәсил Бикмәтов сүзләренә караганда, «Башкир-агроинвест» җәмгыяте башка завод комбайннарын да сынап караячак. Аннары нәтиҗә ясап, хуҗалыкта комбайннар паркын яңарту турында карар кабул ителәчәк.

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: