Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 сентябрь , 14:00

Кояшлы һәм аяз көннәрнең һәр минуты кадерле

Көннәр аязыткач, район игенчеләренең урып-җыю эшләрен дәвам итү өчен мөмкинлеге барлыкка килде. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре сүзләренә караганда, уңыш сөендерә, әмма озакка сузылган яңгырлардан соң җир һаман кибеп бетми, шуңа күрә кайбер басуларга комбайннар әле булса керә алмый.

Кояшлы һәм аяз көннәрнең һәр минуты кадерле
Кояшлы һәм аяз көннәрнең һәр минуты кадерле

«Урманов М. М.» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы хәбәр итүенчә, 40 гектарлы басуда чәчелгән уҗым бодаеның һәр гектарыннан 35 центнер уңыш алынган, әмма ашлык үргән һәм аны сатканда бераз проблемалар булган.

– Әлеге вакытта 100 гектарлы мәйданда сабан бодаен ура башладык. Уңыш яхшы гына, аны тиз арада югалтуларсыз җыеп алырбыз дип өметләнәбез, – ди ул.

Крестьян-фермер хуҗалык башлыгы Дамир Идиятуллин быел 419 гектар мәйданда үстерелгән уҗым бодаен урмыйбыз, чөнки башаклар шытып чыккан, дип хәбәр итте. Сәбәбе аны сату белән кыенлыклар булуда. Сабан бодаен урып алганнар, бүгенге көндә хуҗалык солы урып-җыю белән мәшгуль, аның уңышы һәр гектардан 35 центнер тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы идарәлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, августның соңгы көннәрендә район буенча 13524 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар, план буенча уңышның 29,8 проценты җыеп алынган, тулаем җыем – 41748 тонна, уртача уңыш куәте 30,9 ц тәшкил итә. Уҗым культуралары 7198 гектар мәйданда урылган, һәр гектардан 34,5 ц уңыш алынган, тулаем җыем – 24835 тонна. 6327 гектар мәйданнан 16913 тонна сабан культуралары урып алынган. Аның уңышы бер гектардан 26,7 центнер тәшкил итә.

«Үзәк» МТС, «Урал җире» һәм «Агропромбизнес» җәмгыятьләрендә уҗым бодае чәчүгә керешкәннәр. Бүгенге көндә ул 326 гектар мәйданда чәчелгән.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: