Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 август , 09:00

Авыл хуҗалыгы техникасы яңартыла

2024 елның беренче яртыеллыгында Чишмә районының авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 170 миллион 639 мең сум акча бирелгән. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов билгеләп үтүенчә, шуның 92 миллионы үсемлекчелек тармагына, 6 миллион 538 меңе терлекчелеккә бүленгән. Шулай ук билгеле бер сумма районда агротуризмга грант ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Мәкаләнең дәвамы сайтта  

Авыл хуҗалыгы техникасы яңартыла
Авыл хуҗалыгы техникасы яңартыла

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасы буенча яшь фермерларга «Агростартап» гранты бирелә. Быел Калмаш авылыннан Марсель Фазлиәхмәтов та сыер малларын үрчетүгә субсидия алган.

Республика аграрчылары авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуны дәвам итә. Гомумән алганда, узган 2023 елда республика буенча 14,2 миллиард сумлык өч мең берәмлек югары җитештерүчәнле техника сатып алынган, бу 2022 ел күрсәткеченнән 1,3 млрд сумга артык.

Барлыгы 562 трактор, 243 ашлык ургыч, 53 үзйөрешле мал азыгы әзерләү комбайны, 580 берәмлек җир эшкәртү һәм чәчү агерагатлары, башка төрле техника сатып алынган.

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Венер Каһиров хәбәр итүенчә, быел шәхси эшкуар Бикмәев Марсель Мөкатдас улы крестьян-фермер хуҗалыгы һәм Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үсемлекчелек буенча Чишмә селекция үзәге яңа «Беларус 82.1» тракторлары сатып алганнар.

Ә 2024 елның җиде аенда район аграрчылары тарафыннан барлыгы 130 миллион сумлык 60 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, шул исәптән 10 трактор, өч ашлык ургыч, үзйөрешле чөгендер комбайны, җир эшкәртү һәм чәчү өчен 46 берәмлек машина һәм башка төр техника сатып алынган.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: