Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 август , 09:58

«Дала көйләре» яңгырады

Узган атнада Евразия күчмә цивилизацияләр музееның Визит-үзәге амфитеатрына «Оскар ансамбль» кыллы трио көй-моңнарын тыңлау өчен 2300дән артык кеше җыелды. Трио белән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владислав Самойлов җитәкчелек итә, аның хезмәттәшләре – скрипкачы Лена Самойлова һәм виолончелист, Башкортстанның атказанган артисты Аяз Нухов.

«Дала көйләре» яңгырады
«Дала көйләре» яңгырады

Узган атнада Евразия күчмә цивилизацияләр музееның Визит-үзәге амфитеатрына «Оскар ансамбль» кыллы трио көй-моңнарын тыңлау өчен 2300дән артык кеше җыелды.

Трио белән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владислав Самойлов җитәкчелек итә, аның хезмәттәшләре – скрипкачы Лена Самойлова һәм виолончелист, Башкортстанның атказанган артисты Аяз Нухов. Репертуарларында заманча көйләр, шулай ук сирәк яңгыраган борынгы моңнар да бар. Алар күренекле башкорт җырчылары һәм дөньякүләм танылган солистлар белән хезмәттәшлек итә, бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөри. Коллектив Визит-үзәк тамашачылары өчен классик әсәрләр, шулай ук төрки халык көйләре һәм биюләре нигезендә композиторлар язган моңнарны башкарды. Классик композитор Карл Шубертның башкорт халык көйләре темасына язылган, тарихта билгеле булган беренче әсәре, совет композиторы А. С. Ключерев иҗат иткән моңнар һәм ансамбль җитәкчесе В. А. Самойловның авторлык эшләре яңгырады.

Концерт мәйданчыгындагы тамашачылар сукмак буйлап кәшәнәгә бардылар, табигать кочагында ял итү һәм бер-берсе белән аралашудан ләззәт алдылар. Турахан кәшәнәсе эчендә җирләнгәннәргә хөрмәт йөзеннән, тәңкәләр калдыручылар да булды. Ә башкалар, биек булуына да карамастан, тәрәзә төбенә менеп фотосессия оештырудан да баш тартмадылар.

Бу көнне гаиләләре белән килүчеләр күп булды. Урын алырга өлгерүчеләр «Турахан» кафесында тамак ялгап алдылар. Күпләр тагын бер кат «Көч урыны» документаль фильмын карадылар. Музей белән таныштыручы экскурсоводларны кызыксынып тыңлаучылар да күп булды.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 10 августта, амфитеатрда «Йатаган» этно-төркеме чыгыш ясаячак. Мультиинструменталистлар квартеты башкорт халык, шулай ук авторлар язган көйләрне башкара. Музыкантлар кыл-кубызда, ятаганда, курайда, думбырада, бишкылда, шулай ук дөньяның башка халыклары уен коралларында уйнаячак. Казанышлары илһамландыра. Алар башкарган көй-моңнар бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә югары бәяләнә.

«Дала көйләре» яңгырады
«Дала көйләре» яңгырады
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: