Чишмэ
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 август 2024, 09:31

Мул уңыш алу өчен

Гидромелиорациягә инвестиция – үсемлекчелек тармагында иң алдынгы чараларның берсе булып тора. «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте 2022-2023 елларда Рәсәйнең мелиорация комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле әйләнешкә кертү буенча яңа дәүләт программасына керде.

Мул уңыш алу өчен
Мул уңыш алу өчен

Гидромелиорациягә инвестиция – үсемлекчелек тармагында иң алдынгы чараларның берсе булып тора.

«Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте 2022-2023 елларда Рәсәйнең мелиорация комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле әйләнешкә кертү буенча яңа дәүләт программасына керде. Бу карар, климатның глобаль җылынуын исәпкә алып, уңышны саклап калу өчен кабул ителде.

Предприятие җитәкчесе Наил Батыршин билгеләп үтүенчә, су сибү системалары урнаштырылгач уңыш сизелерлек арткан. Шикәр чөгендере басуларындагы үзгәрешләргә кадәр ул гектарыннан уртача 440 центнер булса, сугарулы кырлардан уңышны якынча 150 центнерга күбрәк алганнар.

Шунысы куанычлы, Башкортстанда агросәнәгать комплексына зур игътибар бирелә, модернизацияләүгә гаять күп акча бүленә, күләмле проектлар республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан шәхсән контрольдә тотыла. Һәм бу чыгымнар үзен аклый. Менә безнең мелиорация системасы 700 гектарга исәпләнгән. Шикәр чөгендере басулары сугарыла. Без аны өченче ел кулланабыз һәм нәтиҗәләр искиткеч. Быел май ахыры – июль башында эсселек булды, су сибү системасы ярдәмендә үсемлекләрнең корып юкка чыгуына юл куелмады. Мондый шартларда механизаторларга да эшләү уңайлы. Югары уңыш – предприятиенең тотрыклылыгы нигезе, хезмәт хакы югары булу күрсәткече, – дип ассызыклады Наил Вәли улы.

«Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте кырлары ике район – Уфа һәм Чишмә районнары территориясендә урнашкан. Рәсәйнең мелиорация комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле әйләнешкә кертү буенча яңа дәүләт программасы республикада әлегә күрше район кырларында гамәлгә ашырылды. Хәзер проектны Чишмә территориясендә дә тормышка ашырырга телиләр.

Мул уңыш алу өчен
Мул уңыш алу өчен
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: