Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2024, 09:58

Модернизация дәвам итә

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Калмаш авылындагы ашлык киптерү комплексы яңа уңыш кабул итәргә әзер.  Җиһазларны планлы ремонтлау һәм сыешлыкларны махсус препаратлар белән эшкәртү буенча эшләрне үз көчләре белән башкарып чыкканнар. Орлыкларны саклау өчен өстәмә складлар файдалануга тапшырылган. Быел бер ангар төзелгән. Ашлык киптерү комплексы начальнигы Александр Матюхин сөйләвенчә, биредә ашлык чистартыла, киптерелә һәм эшкәртелә.

Модернизация дәвам итә
Модернизация дәвам итә

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Калмаш авылындагы ашлык киптерү комплексы яңа уңыш кабул итәргә әзер.

Җиһазларны планлы ремонтлау һәм сыешлыкларны махсус препаратлар белән эшкәртү буенча эшләрне үз көчләре белән башкарып чыкканнар. Орлыкларны саклау өчен өстәмә складлар файдалануга тапшырылган. Быел бер ангар төзелгән. Ашлык киптерү комплексы начальнигы Александр Матюхин сөйләвенчә, биредә ашлык чистартыла, киптерелә һәм эшкәртелә. Әлеге комплекс Идел буе федераль округының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек базарына чыгу мөмкинлеге булган орлыкчылык хуҗалыгы статусына ия.

«Башкир-агроинвест» хуҗалыклары Башкортстанның алты районы территориясендә урнашкан. Әмма орлык материалы белән бөтен холдингны нәкъ Калмаш бүлекчәсе тәэмин итә.

Ашлык киптерү комплексын төзү проекты 2020 елда республика Башлыгы җитәкчелегендәге «Инвестиция сәгатендә» хупланган иде.

165,5 миллион сумлык яңа ашлык киптерү комплексы советлар чорыннан калган орлыкчылык заводы территориясендә урнашкан. Әгәр ул узган гасырның 80-нче еллары башында өч ел төзелгән булса, яңа компексны төзү-монтажлау эшләренең 90 проценты нибары өч ай эчендә башкарылган, комплекс берничә этапта куллануга тапшырылган. Беренче линиядә 100 мең тонна ашлык киптерелсә, икенчесе ашлык саклау өчен тәгенләнгән, шулай ук ашлык чистарту линиясе дә бар, дип билгеләп үтте «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең генераль директоры Александр Малеев.

Орлыкларны эшкәртү өчен заманча «Cimbria» җайланмасы, орлык чистарту блоклары һәм бозылган орлыкларны төсе буенча аеручы һәм иләүче фотоэлектрон сепаратор куелган. Ашлык тапшыру линиясе барлык кирәкле операцияләрне башкарырга: кабул иткәннән соң чистартырга, эшкәртергә, киптерергә, сакларга һәм кирәк булган саен төяп озатырга мөмкинлек бирә. Продукциянең ни дәрәҗәдә югары бәяләнәчәге һәм базарда аңа ихтыяҗ булу-булмавы киптерү һәм саклау сыйфатына бәйле бит.

Калмаштагы ашлык киптерү комплексы мәйданчыгында саклау өчен биш мең тонна ашлык сыешлы ун резервуар урнаштырылган, бүлекчәдә ике йөз тонна сыйдырышлы сыешлыклар да бар.

Техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен комбинат территориясендә генератор урнаштырылган, лабораториянең яңа бинасы сафка кертелгән, анда белгечләр ашлыкның дымлылыгын, чүплелеген, классын һәм хәтта тере организмнар булу-булмавын тикшерә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Башкир-агроинвест» җәмгыяте республика территориясендә 100 мең гектардан артык мәйданда күп төрле культуралар үстерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә. Ә Калмаштагы ашлык киптерү комплексы нигездә бер культура азык ашлыгы игү юнәлешендә эш алып бара.

«БАИ» җәмгыятенең генераль директоры Александр Малеев исәпләп чыгарганча, чыгымнар инвестиция проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан соң биш ел узгач акланачак. Иң мөһиме, инвестиция проекты тирә-яктагы торак пунктлар халкы өчен лаеклы хезмәт хакы булган өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә.

Республика Башлыгы фикеренчә, Башкортстанда агросәнәгать комплексы өлкә-сендә гамәлгә ашырылучы барлык инвестиция проектларының төп максаты тармакны тулысынча яңартү, яңа эш урыннары булдыру һәм киләчәктә авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту.

Соңгы биш елда безнең районда Радий Хәбиров булышлыгында заманча һәм югары җитештерүчәнле ике орлык чистарту һәм киптерү комплексы төзелде һәм файдалануга тапшырылды, дип ассызыклый район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров. «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте территориясендә тагын бер шундый комплекс урнашуын билгеләп үтик.

Модернизация дәвам итә
Модернизация дәвам итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: