Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль , 10:49

Авыл хуҗалыклары техникасы уракка төшәргә әзер

Авыл хуҗалыгы техникасы урып-җыю чорына әзерме? Шул сорау белән без «Нерал-Чишмә» һәм «Башкир-Агроинвест» хуҗалыкларында булдык. Районда янә койма яңгырлар башлануга карамастан, «Нерал-Чишмә» предприятиесендә эш туктамый. Алар һава торышы бозылганчы уҗым бодае үскән ике басуны «ACROS 595» комбайннары белән урып алырга өлгергәннәр,

Авыл хуҗалыклары техникасы уракка төшәргә әзер
Авыл хуҗалыклары техникасы уракка төшәргә әзер

Авыл хуҗалыгы техникасы урып-җыю чорына әзерме? Шул сорау белән без «Нерал-Чишмә» һәм «Башкир-Агроинвест» хуҗалыкларында булдык.

Районда янә койма яңгырлар башлануга карамастан, «Нерал-Чишмә» предприятиесендә эш туктамый. Алар һава торышы бозылганчы уҗым бодае үскән ике басуны «ACROS 595» комбайннары белән урып алырга өлгергәннәр, һәм уртача күрсәткечтән югарырак – һәр гектардан 40-50 центнер уңыш алганнар. Чиратта – быел беренче тапкыр чәчелгән ясмык.

Урып-җыю чорына без чәчү тәмамлану белән әзерләнә башладык, моңа ай ярым вакыт китте һәм бүгенге көнгә 100 процент әзербез. Бездә урып-җыюга 18 берәмлек «ACROS 595» комбайны җәлеп ителгән, шуларның берсе яңа техника. Агымдагы ремонт эшләре җитештерүче компаниянең рәсми вәкилләрен җәлеп итмичә генә үткәрелде, – диде «Нерал-Чишмә» җәмгыятенең баш механигы Динар Гәрәев.

Салих авылыннан 24 яшьлек механизатор Ранис Әмир-ханов та заманча техникада эшләвенә канәгать. Ул әлеге предприятиедә өченче ел хезмәт куя. Әтисе һәм картатасы эшен дәвам итә. Тәҗрибәле хезмәттәшләре аңа кирәк булганда ярдәм кулы суза. Шундыйларның берсе – Уразбахты авылында яшәүче 45 ел стажлы механизатор Шамил Кәримов. Ул армиягә кадәр үк авыл хуҗалыгында эшләгән, хәрби хезмәттән соң да районда эшләвен дәвам иткән. Шамил Сәгыйть улының лаеклы ялга чыгуына инде өч ел, әмма әлегә яраткан эшеннән китәргә җыенмый. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, элекке заманнар белән чагыштырганда, яңа техникада җитештерүчәнлек биш тапкырга артты, хәтта күбрәк тә, эшләве дә уңайлырак, ди ул.

Ә «Башкир-Агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсендә 21 комбайн бүгеннән уракка төшәргә әзер, шуларның дүртесе чит илнеке – «CLAAS TUCANO» маркалы.

Ялланган техника да җәлеп ителәчәк. Әмма басуга чыгарга әлегә һава торышы мөмкинлек бирми.

Барлык техника – комбайннар, урып-җыюдан соңгы комплекс, янгын сүндерү кирәк-яраклары, хезмәткәрләр штаты да тулысынча эшкә әзер, – ди «Башкир-Агроинвест» предприятиесенең техник директоры Дмитрий Чарочкин. – Техника әзер-ләүгә уртача ике-өч атна вакыт китә, хәзерге вакытта барысы да тулысынча ремонтланган. Планда – ел саен биш-алты берәмлек техника яңарту. Катлаулы урып-җыю чоры көтелә, игеннәр яңгырдан соң җиргә ауган, шуңа күрә комбайннарга сабак күтәргечләр куелган. Ә борчак кебек культуралар уңышын югалтуларсыз җыеп алу өчен түбән кисемле ургычлар кулланылачак.

Техника яхшы, хезмәт хакы лаеклы – иң мөһиме, намус белән эшләү. Быел машина отарга тырышачакмын, былтыргы күрсәткечләр бераз түбәнрәк булды, – дип елмая «Башкир-Агроинвест» җәмгыяте механизаторы Равил Харисов.

Чишмә районы Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 2022-2023 елларда район аграрчылары 600 миллион сумлык 120 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 21 трактор, 13 ашлык ургыч, бер мал азыгы уру һәм ике чөгендер казу комбайннары, ике үзйөрешле сиптергеч, 33 туфрак эшкәртү һәм чәчү машинасы һәм башка төр техника сатып алган. Агымдагы елның җиде аенда тагын 111 миллион сумлык техника алынган.

Техника яңартканда авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау өчен Башкортстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча дәүләт программасының ярдәме зур.

Хәзер авыл хуҗалыгы производствосына заманча техника таләп ителә. Югары җитештерүчәнле, экологик таләпләргә туры килә торган, күп функцияле һәм оператор өчен уңайлы техника сатып алуга өстенлек бирелә. Аның төгәл игенчелек элементлары һәм спутник ярдәмендә эшләүче навигация системалары белән тәэмин ителүе мөһим, – дип аңлатты Чишмә районы буенча Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Венер Каһиров.

Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюда район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 82 комбайны һәм читтән китерелгән 25 комбайн эшләячәк. Шул рәвешле бер ашлык ургыч комбайнга йөкләнеш 557 гектардан 427 гектарга кадәр төшәчәк. Игеннәрне ташуда хуҗалыкларның 132 йөк машинасы эшләячәк, җирләрне көздән туңга сөрү өчен 72 агрегат әзер, ә уҗым культуралары чәчүгә 61 агрегат, шул исәптән 14 чәчү комплексы җәлеп ителәчәк.

Район хуҗалыкларында махсус тикшерү узган 14 автоүлчәгеч, 13 ашлык чистарту комплексы һәм яңа уңышны кабул итәргә әзер булган алты ашлык киптерү җайланмасы бар.

Авыл хуҗалыклары техникасы уракка төшәргә әзер
Авыл хуҗалыклары техникасы уракка төшәргә әзер
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: