Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июль , 20:00

Төнге Турахан сокландыра

Ике атна элек Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге рәсми рәвештә ачылды, һәм шушы кыска гына вакыт эчендә анда 7000нән артык кеше булып китте. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Төнге Турахан сокландыра
Төнге Турахан сокландыра

Кунаклар тарихи үзәккә әйләнгән яңа объект турында «Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабында» фикерләрен язып калдыралар, визит-үзәккә, корылмаларга илтүче сукмак буенда һәм кәшәнә янында төшкән фотоларын һәм тәэссоратларын социаль челтәрләрдә урнаштыралар.

Хәзер бу урын, яңа архитектур корылмалар төзелү сәбәпле, аеруча үзенчәлекле күренә.

Монда хәтта төнлә килүчеләр дә бар, чөнки кичен утлар кабына һәм визит-үзәктән алып кәшәнәгә кадәр сукмакка яктылык төшеп тора.

Берничә көн элек кич анда Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә яшәүче Анжелика белән Артем Корбановлар һәм Яна Сәйдуллаева да барган. Үзләре әйтүенчә, алар төнге күренеш белән хозурлану, караңгы төшеп утлар янган вакытта кәшәнәгә карап соклану өчен килгәннәр. Өметләре тулысынча акланган. Бу чынлап та таң калдыра торган урын. Ә заманча визит-үзәк тагын да ямьлелек һәм уңайлык өсти.

Без киләчәктә Тәҗрибә хуҗалыгы янындагы Хөсәенбәк кәшәнәсенең дә шулай сакланып калуын, яңартылуын телибез. Ул без торган урыннан ерак түгел һәм, белүебезчә, күпләр аны изге урын дип саный. Әмма хәзерге вакытта кәшәнә, кереп җимермәсеннәр өчен, килүчеләр өчен ябык, – диделәр алар.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: