Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 июль , 09:50

Бодайның мул уңыш бирүче сортлары безнең төбәктә чыгарылган

Бу көннәрдә республика районнарында Басу көннәре уза. Чишмә районында да Рәсәй Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Башкортстан фәнни-тикшеренү институты карамагындагы Чишмә селекция үзәге һәм «Хайваннар сәламәтлеген саклау үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе Башкортстан филиалының Сынау лабораториясендә орлыкчылык һәм авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе буенча семинар үтте. Көн җилле һәм яңгырлы булуга карамастан, республиканың орлыкчылык хуҗалыклары вәкилләре һәм районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре форум үтә торган урынга вакытында килеп җиттеләр. Мәкаләнең дәвамы сайтта Фотода: Чишмә селекция үзәгендә семинарда катнашучылар. Алгы планда - БНИИСХ директоы Рөстәм Кирәев.

Бодайның мул уңыш бирүче сортлары безнең төбәктә чыгарылган
Бодайның мул уңыш бирүче сортлары безнең төбәктә чыгарылган

Фәнни-тикшеренү институты селекционерлары семинарда катнашучыларга Чишмә селекция үзәгенең тәҗрибә участокларында үстерелгән бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар турында сөйләделәр. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков хәбәр итүенчә, тиздән Дәүләкән һәм Әбҗәлил районнарында да шундый семинарлар узачак. Үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләрен «Орлыкчылык турында»гы яңа федераль закон үзенчәлекләре, шул исәп-тән орлыклар җитештерү, саклау, эшкәртү кагыйдәләре һәм таләпләре белән таныштырдылар. «Орлыкчылык» федераль дәүләт мәгълүмат сис-темасының яңа таләпләре турында да аңлаттылар.

Басу көнен Башкортстан фәнни-тикшеренү институты директоры Рөстәм Кирәев алып барды.

Семинарда катнашучылар уҗым бодаеның «башкирский-12», «евразия», арышның «чулпан», тритикаленың «башкирский-3», сабан бодаеның «башкирский-28» сортларының быелгы шартларда ничек үсүен үз күзләре белән күрделәр. Шулай ук Чишмә селекция үзәге селекционерлары – танылган галим Нина Лещенкога, Фирзинат Дәүләтовка, Камил Исмәгыйлевка һәм Рифхат Биктимировка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Профессор Нина Ивановна яңа чыгарылган һәр сорт белән горурлануы турында сөйләде. Уҗым арышының дөньяда беренчеләрдән булып чыгарылган кыска сабаклы сортын гына алыйк, ул да безнең төбәк – Башкортстан селекционерлары казанышы.

Шуны да билгеләп үтик, Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Башкортстан фәнни-тикшеренү институты карамагындагы Чишмә селекция үзәге һәм «Хайваннар сәламәтлеген саклау үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе Башкортстан филиалының Сынау лабораториясе бөртекле һәм кузаклы культураларның Төркиядә чыгарылган сортларын да чәчкән. Аларның барлык күрсәткечләр буенча Башкортстанда һәм Рәсәйдә чыгарылган сортлардан күпкә калышуын әйтергә кирәк.

Семинарда катнашучылар шулай ук «Хайваннар сәламәтлеген саклау үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе Башкортстан филиалының Чишмә поселогында урнашкан Сынау лабораториясендә дә булдылар.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: