Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июль , 09:12

«Агро-Альянс»та сенаж салалар

Район хуҗалыкларында сенажга яшел масса салу дәвам итә. Редакциянең иҗади төр-кеме «Агро-Альянс» җәмгыяте кырларында булды. Управляющий Эдуард Алексеев бүгенге көндә хуҗалыктагы бөтен көчнең мал азыгы әзерләүгә юнәлдерелүе турында сөйләде. 140 гектарда үстерелгән люцерна сенажга салынган да инде. Әлеге вакытта 187 гектар мәйданда берьеллык үләннәр чабу дәвам итә. Фотода: «Агро-Альянс» җәмгыяте механизаторы Сергей Зубарев.  Мәкаләнең дәвамы сайтта

«Агро-Альянс»та сенаж салалар
«Агро-Альянс»та сенаж салалар

Механизаторлар җиде берәмлек техника – тугыз метр ургычлы «Джон-Дир», «Дон-680» мал азыгы җыю комбайны, ике «КамАЗ», ике «Т-150» һәм «Беларусь МТЗ» тракторлары белән көн буе үлән чабалар, җыялар һәм сенажга салалар. Техника сынатмый, көннәр аяз тора, җаваплы һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр эшли, ди управляющий.

Механизатор Сергей Зубаревның гомуми хезмәт стажы, мәсәлән, 40 ел, «Джон-Дир»да эшләвенә 13 ел булган инде.

Көнгә 40 гектардан артык чапмыйбыз, технология буенча яшел массаны артык киптермәскә кирәк. Эшләр көйле баргач барыбызның да кәеф яхшы. Май-июнь айларында яңгырлар явып үткәч һәм көннәр җылы торгач үләннәр куе һәм сусыл булып үсте. Хәзер бер сәгать вакытны да әрәм итмәс өчен бердәм эшләргә кирәк, – диде тәҗрибәле механизатор.

«Агро-Альянс»та шулай ук 55 гектарда печән әзерләү дәвам итә.

Эдуард Алексеев хуҗалыкта хезмәткәрләр өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.Ашханәдә пешерелгән төшке һәм кичке ашны механизаторларга туп-туры басуга алып киләләр, аннары эш дәвам итә. Иң мөһиме, һава торышы гына бозылмасын.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: