Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июль , 12:47

Печән әзерләү дәвам итә

Район хуҗалыклары яңгырлар туктап, көннәр аязыткач, маллар өчен кышкылыкка печән әзерләргә керештеләр. Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, районда күпьеллык үләннәр якынча дүрт мең гектар мәйданда чәчелгән. Бүгенге көндә кимендә 1300 гектар мәйданнан 700 тонна печән әзерләнгән.

Печән әзерләү дәвам итә
Печән әзерләү дәвам итә

Район хуҗалыклары яңгырлар туктап, көннәр аязыткач, маллар өчен кышкылыкка печән әзерләргә керештеләр.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, районда күпьеллык үләннәр якынча дүрт мең гектар мәйданда чәчелгән. Бүгенге көндә кимендә 1300 гектар мәйданнан 700 тонна печән әзерләнгән.

«Идиятуллин КФХ» хосусый предприятие башлыгы хуҗалыгында 170 гектар мәйданда печәнлек бар.

16 июньдә үк печәнгә төшкән идек, әмма яңгырлар башлану сәбәпле, тукталып торырга туры килде, – ди ул.

Фермер сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалыкта 46 гектар җирдә күпьеллык үләннәр чабып алынган. Анда күпьеллык үләннәрдән люцерна һәм кындырак үстерелә.

Башка хуҗалыклардан аермалы буларак, бу хуҗалыкта печән, элеккечә, эскерткә салына.

Һәр яңалык – ул күптән онытылган искелек. Печәнне рулонга төрү – артык чыгым, моның өчен ягулык сарыф ителә, күп вакыт китә. Хуҗалыкта телескопик йөк төягеч техника – «JCB» бар, аның ярдәмендә эскертне бик тиз өеп куябыз, – ди ул.

Д. Идиятуллин әйтүенчә, алар печәнне басудан кайтармыйча гына эскерткә салалар. Көз көне 6-10 тонналы эскертләр ферма янына күчерелә.

Мондый ысул янгын хәвефсезлеге ягыннан да кулай. 1000 тонна коры печәнне ферма янында саклауга караганда, көзгә кадәр басуда тоту хәвефсезрәк, – дип ассызыклады Дамир Сәгыйтьҗан улы.

«Йосыпов КФХ» хосусый предприятие башлыгы Флүр Йосыпов әйтүенчә, аның хуҗалыгында күпьеллык үләннәр – кындырак, кәҗә үләне һәм эспарцет – 276 гектар мәйданда чәчелгән.

Печәнгә 1 июльдә төштек. Басуда үзйөрешле «MakDon» комбайны эшли, ә җыйгыч прессны арендага алып торабыз. Печәнне хуҗалык ихтыяҗлары өчен генә чабып алабыз һәм ферма янында эскерткә өеп саклыйбыз, – ди ул.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында мөһим бурыч тора, чөнки кышкылыкка мал азыгы әзерләү терлекләрне яхшы кышлату гарантиясе булып тора.

Печән әзерләү дәвам итә
Печән әзерләү дәвам итә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: