Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июнь , 09:35

Мал азыгы әзерләү – мөһим бурыч

Узган атнада, һава торышы аяз һәм коры торганда, «Нурис» җәмгыятендә мал азыгы әзерләү буенча район семинары узды. Семинарда районның терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар катнашты.

Мал азыгы әзерләү – мөһим бурыч
Мал азыгы әзерләү – мөһим бурыч

Узган атнада, һава торышы аяз һәм коры торганда, «Нурис» җәмгыятендә мал азыгы әзерләү буенча район семинары узды.

Семинарда районның терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар катнашты.

Семинарны үткәрү урыны очраклы гына сайланмады. Районда җитештерелгән сөтнең байтак өлеше «Нурис» җәмгыятенә туры килә. Бүгенге көндә сатылган 26 тонна сөтнең күбесе шушы хуҗалыкта савып алына. Дәүләт эре хуҗалыкларга да, кечеләренә дә ярдәм итә. Агымдагы ел башыннан район хуҗалыклары һәм фермерлар авыл хуҗалыгын үстерү, шул исәптән сөт җитештерүне арттыру өчен 163 миллион сумнан артык акча алды, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче

урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов. – Шушы көннәрдә сенаж әзерли башладылар. Өч хуҗалык – «Үзәк» МТС, «Агро-Альянс» һәм «Нурис» җәмгыятьләре бу эш белән ныклап шөгыльләнде. Кайбер хуҗалыклар печән әзерләргә кереште. Чишмә районында быел мал азыгы культураларын якынча сигез мең гектарда җыеп алырга кирәк, – дип дәвам итте ул.

Эрнес Әлфир улы кадрлар мәсьәләсенә дә кагылды. Аның сүзләренә караганда, районның кайбер хуҗалыклары яшьләрне авылга актив җәлеп итә, эш һәм торак бирә. Мәсәлән, «Башкир-агроинвест» җәмгыяте яшәү өчен барлык уңайлыклары булган йортлар төзи, ноябрьдә әлеге хуҗалыкның унике хезмәткәренең үз йорты булачак, дип ассызыклады ул.

Электән килгән гадәт буенча, семинарларны берничә ел рәттән «Нурис»та үткәрәбез, һәм юкка түгел. Районда 8 мең гектар мал азыгы культурасының 800 гектарын кукуруз биләп тора, һәм шуның 700 гектары монда үстерелә, – диде авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов.

Ул шулай ук печән белән беррәттән сусыл мал азыгын әзерләүнең дә мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки әле моның өчен иң кулай вакыт – кузаклы культуралар бөреләнгән мәл.

«Нурис» җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Исаков семинарга килүчеләрне кыскача гына хуҗалык эшләре белән таныштырып үтте.

«Нурис» җәмгыяте 2009 елда «Сафар» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы нигезендә оешты. Безнең хуҗалыкның төп юнәлеше – сөт терлекчелеге. Нәселле таналар сатып алынды. Бу вакыт эчендә шактый эшләр башкарылды. Берничә корпус, сыер абзарлары төзелде, бик күп техника сатып алынды. Бүгенге көндә малларның гомуми саны 1850 баш мөгезле эре терлек тәшкил итә, шуларның 850 башы инә терлекләр. Көндәлек сөт җитештерү күләме – 17 тонна. Без токымчылык заводы статусына ия. 2300 гектар сөрүлек җирләрнең 1500 гектары – мал азыгы, 800 гектары – бөртекле культуралар. Төп мал азыгын үзебез әзерлибез, өстәмә ашату өчен кушылмалар гына сатып алабыз. Ашату рационы бик бай. Аны безгә Мәскәүдәге махсус компания төзеп бирә. Төрле маллар өчен аерым рацион төзелә. Күптән түгел алты сыер абзары һәм сөт саву блогы төзелә башлады. Инвестицияләр якынча 500 миллион сум тәшкил итә. Объект өч ел эчендә эшли башларга тиеш, – диде ул.

Рөстәм Исаков сүзләренә караганда, хуҗалыкта ел саен 230-260 гектар донник чәчелә.

Эшләрне бераз соңга калып башладык, шулай да көн саен 250-300 тонна сенаж салабыз, ә кукуруз чапканда силос әзерләүне көненә 1000 тоннага кадәр җиткерәбез, – диде генераль директор.

Рөстәм Исаков билгеләп үтүенчә, сенаж салу технология буенча бара.

Культураны чабабыз, берникадәр вакыт җилләтәбез һәм дымлылыгы 65% калгач траншеяләргә салабыз. Әзер массаны тыгыз итеп ябабыз. Артык бозылып бармый. Быел 21 мең тонна сенаж һәм силос әзерләргә планлаштырабыз, шуларның 13500 тоннасы силос һәм 7500 тоннасы сенаж булачак. Бу ел ярым куллануга җитә. Мал азыгын, һичшиксез, стратегик запас белән әзерлибез, – диде ул.

Сенаж, силос һәм ашлык фуражы – «Нурис» җәмгыятендәге төп мал азыгы.

Хуҗалык җитәкчесе ассызыклавынча, алар печән әзерләми.

Рөстәм Исакович кадрлар турында да берничә сүз әйтеп китте. Хезмәткәрләрнең күбесе пенсия яшендәгеләр, эш хакы яхшы булса да, бүгенге көндә яшь белгечләр бик аз.

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең җитештерү бүлеге начальнигы Данис Әминов терлекләр саны белән таныштырып үтте. Ул билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә районда 12275 баш эре терлек, 10 мең баштан артык вак терлек һәм мең ярым ат асрала.

Быел кышкы чорга 13500 тонна печән, 13200 тонна сенаж һәм 14100 тонна силос әзерләү планлаштырыла. Кайсы мал азыгы яхшырак – печәнме яки сенажмы? Печән әзерләү чыгымсызрак, әмма шул ук вакытта маллар сенажны яратыбрак ашый, аны универсаль мал азыгы дип санарга мөмкин. Сенаж яхшырак үзләштерелә, анда, печәнгә караганда, туклыклы матдәләр дә күбрәк, – диде Данис Мирсәет улы.

Ул сенаж һәм силос салу технологиясен төгәл үтәргә киңәш итте һәм артык җылынудан, чит микрофлора үсешеннән һәм, нәтиҗәдә, бозылудан саклау өчен тиз арада консервацияләү мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

Проблемалар турында фикер алышканнан соң, эш сәфәре тәмамлангач, делегация «Корманай» урманының матур акланына күчте, анда тәмле пылау, җиләк-җимеш һәм шифалы кымыз белән табын корылган иде.

Мал азыгы әзерләү – мөһим бурыч
Мал азыгы әзерләү – мөһим бурыч
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: