Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июнь , 10:55

Производствода да, авыл хуҗалыгында да хезмәт куя

Җирдә эшләргә яраткан кеше, хәтта эшен алыштырганнан соң да, аңа тугры кала. Әлеге мәкаләдә сүз гомеренең күп өлешен икмәк үстерүгә багышлаган, аннары производствога күчкән, әмма әле дә җирдә эшләвен дәвам иткән ир-ат турында бара. Үрге Хаҗәт авылыннан Илдус Мөхәммәтҗанов хезмәт эшчәнлеген лаеклы ялга чыкканнан соң фермер хуҗалык оештырып җибәргән әтисе Хәниф хуҗалыгында башлаган.

Производствода да, авыл хуҗалыгында да хезмәт куя
Производствода да, авыл хуҗалыгында да хезмәт куя

Илдус урта мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайта, аның ярдәмчесе һәм уң кулы була.

Хуҗалыкта эшләгәндә, махсус белем кирәклеген аңлап, агроном белеме алу өчен Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аннары, әтисенең киңәше буенча, хуҗалыкны үз исеменә күчерә. Әти-әнисенең пай җирләренә өстәп тагын 30 гектар җирне арендага алып мөстәкыйль эш башлый.

Без гаиләдә өч малай һәм ике кыз үстек. Алар мине беркайчан да ярдәмнән ташламадылар, – ди Илдус Мөхәммәтҗанов.

Һәм, чыннан да, без басуга килгәндә алар абыйсы һәм җизнәсе бергә эшлиләр иде.

2021 елда «Башнефть» җәмгыятенә эшкә кердем, шул сәбәпле фермер хуҗалыкны бетердем, ә пай җирләре калды. Анда күпьеллык үләннәр үстерәбез. Сугымга мал-туар асрыйм, шуңа күрә печәнне җитәрлек итеп әзерләргә кирәк, ди ул.

Мөхәммәтҗановлар гаиләсе иртә яздан теплицага яшелчәләр чәчә.

Үткән елда кәбестә уңды, аны сатып яхшы гына акча эшләдем, – дип сүзен дәвам итте Илдус Хәниф улы.

Аның хуҗалыгында «МТЗ-82» тракторы, чапкыч, чәчкеч һәм печән әйләндергеч агрегатлар бар. Ә уңыш җыю буенча эшләр башлангач, пресс-җыйгыч белән ашлык комбайнын арендага алып тора.

Мин бер тәүлек эшләп өч көн ял итәм, шуңа күрә хуҗалык эшләрен алып бару өчен вакыт җитәрлек. Нигә әле үз хуҗалыгыңда эшләвеңне дәвам итеп табыш алмаска?! дип елмайды Илдус.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: