Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июнь , 15:00

Мал азыгы җитәрлек булса, сөт тә күп булачак

«Нурис» җәмгыятендә районда беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәрне сенажга чабуга керештеләр. – Үлән басуы 1468 гектар тәшкил итә. Шуның 917 гектарына күпьеллык үләннәр, шул исәптән 316 га люцерна, 40 га эспарцет һәм 230 гектар донник чәчелгән. Берьеллык үләннәр 296 гектар мәйданны били, – ди хуҗалыкның баш агрономы Ринат Гомәров.

Мал азыгы җитәрлек булса, сөт тә күп булачак
Мал азыгы җитәрлек булса, сөт тә күп булачак

Баш агроном сүзләренә караганда, яшел массаның уртача уңышы һәр гектардан 80 центнер булганда, хуҗалык 7400 тонна сенаж салырга планлаштыра.

557 гектарда силоска кукуруз чәчтек, һәр гектардан 280 центнер уртача уңыш алып, 15280 тонна яшел массаны силоска салырга ниятлибез, ди ул.

Шулай итеп, сусыл мал азыгының уртача уңыш куәте 155 центнер булганда, хуҗалык 22828 тонна сенаж һәм силос әзерләргә планлаштыра.

Тәмле һәм сыйфатлы сөт җитештерү өчен донник, люцерна, эспарцет һәм берьеллык бөртекле-кузаклы үсемлекләр кебек югары аксымлы культуралар кирәк, шуңа күрә «Нурис» җәмгыятендә ел саен әлеге культуралар үстерелә.

Бүгенге көндә хуҗалык хезмәткәрләре траншеяләргә 600 тоннадан артык сенаж салган. Уртача уңыш, көтелгәнчә, һәр гектардан 80 центнер тәшкил итә.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: