Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июнь , 10:02

Сәламәтлек сагында –авыл фельдшеры

Авылда гомер кичерүче медицина хезмәткәрләре, һава шартлары нинди булуына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында беренче булып авыруларга ярдәмгә ашыга. Аларның ялы да, бәйрәмнәре дә юк. Ибраһим фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Галия Каюмова да шундый хезмәткәрләрнең берсе. Галия Азизулла кызы хезмәт эшчәнлеген ерак 1981 елда, «Акушерка» белгечлеге буенча 1-нче Уфа медицина колледжын тәмамлагач башлый. Юллама буенча Иске Муса участок дәваханәсенә эшкә килә. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Сәламәтлек сагында –авыл фельдшеры
Сәламәтлек сагында –авыл фельдшеры

Ул елларда әле участок хастаханәләрендә бала тудыру бүлекләре була.

Әйтергә кирәк, бала тудыру палаталары беркайчан да, бигрәк тә яз көннәрендә Дим елгасы ташканда буш тормады. Ул вакытта хәзерге зур күпер юк иде әле. Иске күперне су басып киткәч, паром белән генә чыгып була иде. Бабик һәм Новотроицкийдан хәтле ба-

ла табарга килүчеләр булды. Ул вакытта авылларда яшьләр күп иде. Колхозлар булгач эше дә булган, күпләп бала да тапканнар. Беренче тапкыр бала таптыруым үз гомеремә истә калды. Практика үткәндә таптырган булды, әлбәттә, әмма анда тәҗрибәле акушерка яныңда тора бит, ә монда берүзең. Бик дулкынландым, ләкин язмыш ихтыяры беләндер, мөгаен, барсы да әйбәт кенә тәмамланды. Шул ук участок хастаханәсеннән фельдшер бала тапты. Аның тыныч һәм ышанычлы итеп «Борчылма. Тыныч кына. Барысы да яхшы булыр!» дигән сүзләре гомер буена хәтеремдә уелып калды. Бу очракта гына түгел, аннан соңгы тормышымда да ышаныч барлыкка килде. Шул мәлдә үземнең барысын да булдыра алуымны аңладым. Ул баланы исән-сау тапты, сау-сәламәт кызы туды, ул үзе инде хәзер табиб булып эшли, дип искә ала фельдшер.

1984 елда ул Ибраһим фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Соңгы елын эшләп бетерергә һәм медицина институтына укырга керергә хыяллана. Ләкин язмыш башкача хәл итә, 1985 елда кияүгә чыгып, шул авылда яшәп кала.

Ирем белән без инде 39 ел бергә. Ике бала үстердек. «Дәвалау эше» буенча икенче белгечлек алырга туры килде. Быел монда эшләвемә 40 ел. Иске генә агач бинада эшли башладым, мичен брикет, күмер ягып җылыта, колонкадан су ташый идек. Бүгенге көндә эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Бар уңайлыклары булган кирпеч фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Әмма эш тә күп. Авыр чирләргә юл куймаска, халык арасында диспансерлаштыру үткәрергә, сәламәтлекләрен тикше-рергә җибәрәбез, анализлар алабыз, – дип елмая ул.

Галия Каюмова медицина династиясеннән түгел. Әти-әнисе укытучылар булганнар.

Минем карарым тирә-юньдәгеләр өчен көтелмәгән хәл булды. Барысы да укытучы булуымны көттеләр. Ләкин мин үземнең әлеге һөнәрне сайлавыма бервакытта да үкенмәдем. Язмышыма шулай язылган булгандыр, күрәсең. Мин үз эшемне, гомумән, тормышны яратам, ди фельдшер.

Башкалар өчен җаваплылык хисе тою һәм үз һөнәрен сөю Галия Азизулла кызы кебек авыл фельдшерларын иртәдән үк авырулар көткән эшенә ашыгырга мәҗбүр итә.

Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: