Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 июнь , 12:30

Мул уңышка өмет итеп

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлекләрне тикшерү буенча комиссия узды. Алар язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игеннәрнең торышын, агротехнологик таләпләрнең үтәлешен тикшерде, йомгак ясады.

Мул уңышка өмет итеп
Мул уңышка өмет итеп

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлекләрне тикшерү буенча комиссия узды.

Алар язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игеннәрнең торышын, агротехнологик таләпләрнең үтәлешен тикшерде, йомгак ясады.

Составына хуҗалыклар агрономнары кергән комиссиягә авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов җитәкчелек итте.

Комиссия авыл хуҗалыгы культураларын чәчү нормаларын, орлыкларның нинди тирәнлектә чәчелүен тикшерде, ашламалар кертү һәм чәчүлекләрне пестицидлар белән эшкәртү барышын карады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район сабантуенда бүләкләнәчәк алдынгы өч хуҗалык билгеләнә, – диде Дамир Хамил улы.

Хуҗалык агрономнары басуларны күрсәткәндә, аларның мәйданы, нинди культуралар чәчелүе, чәчү эшләренең нинди срокларда тәмамлануы, билгеле бер гектарга агротехника буенча күпме орлык чәчелүе һәм шытып чыгуы турында мәгълүмат бирде. Сабан һәм уҗым бодае, уҗым арышы, шикәр чөгендере, борчак, ясмык һәм горчица чәчелгән басулар тикшерелде.

Безнең район аграрчылары язгы кыр эшләрен лаеклы башкарып чыктылар дип зур ышаныч белән әйтергә була, – дип билгеләде Дамир Котдусов. – Орлыкларның шытып чыгу вакыты агротехник параметрларга туры килә, барлык кирәкле алымнар – үсемлекләрне өстәмә тукландыру һәм химик утау буенча эшләр үз вакытында үткәрелә. Һава торышы мөмкинлек бирсә, уңыш та мулдан булыр, дип ышанабыз.

Мул уңышка өмет итеп
Мул уңышка өмет итеп
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: