Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 Май , 16:26

Һава торышы комачауламый

Быелгы язда һава торышы сюрпризларга бай. Әмма басу эшчәннәре һава торышының кискен үзгәреп торуына карамастан, чәчүне дәвам итү, уҗымнарны тукландыру өчен һәр уңайлы мизгелне куллана.

Һава торышы комачауламый
Һава торышы комачауламый

Быелгы язда һава торышы сюрпризларга бай.

Әмма басу эшчәннәре һава торышының кискен үзгәреп торуына карамастан, чәчүне дәвам итү, уҗымнарны тукландыру өчен һәр уңайлы мизгелне куллана.

Район авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, 16 майга бөртекле һәм кузаклы, техник майлы культуралар һәм берьеллык үләннәр 43 мең 561 гектарда чәчелгән, бу планның 81 процентын тәшкил итә. Кыраулар булу сәбәпле, шикәр чөгендере шытымнарының 359 гектары һәлак булды, ул яңадан чәчеләчәк. «Нурис» җәмгыятендә күпьеллык үләннәр басуына өстәп берьеллык культуралар чәчү 100% башкарылган.

Районда шикәр чөгендерен чәчү буенча план тулысынча үтәлгән.

Көннәр җылы торса, «Нурис» җәмгыяте алты һәм Үсемлекчелек буенча Чишмә селекция үзәге ике гектарда бәрәңге утыртырга планлаштыра. Кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларда да яшелчәләр – бәрәңге һәм кәбестә утырту, кызыл чөгендер һәм сарымсак чәчү планлаштырыла, алар да эшләрне башлау өчен көннәр җылытуын көтә.

Һава торышы комачауламый
Һава торышы комачауламый
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: