Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 апрель , 11:53

Беренче булып чәчүгә төштеләр

Атна башында, көннәрнең язгыча бик үк җылы булмавына һәм салкынча җил исүенә карамастан, «Гыйлемханов Флюр Заһит улы» ШП фермер хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып чәчүгә төште.

Беренче булып чәчүгә төштеләр
Беренче булып чәчүгә төштеләр

Атна башында, көннәрнең язгыча бик үк җылы булмавына һәм салкынча җил исүенә карамастан, «Гыйлемханов Флюр Заһит улы» ШП фермер хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып чәчүгә төште.

56 гектар мәйданда бодай чәчә башладык. Чәчүгә тотынганчы басуга минераль ашлама керттек, – ди фермер.

Без килеп җиткәндә тракторлар басуны бер тапкыр әйләнеп чыккан иде инде.

Ике агрегат эшли, чәчкеч тагылган «МТЗ-1221» тракторында механизатор Линар Мөбәширов утыра, аның артыннан икенче агрегат, Юлай Якупов идарә иткән катоклы «МТЗ-82» бара.

Фермерның улы Линар Гыйлемханов чәчкечкә басып күпме орлык төшүен игътибар белән карап бара. Шулай ук чәчкечкә ягулык салганда «ЗиЛ» йөк машинасы базасында корылган ашлык төягечкә идарә итә.

Сөрүлек җирләрнең гомуми мәйданы 541 гектар тәшкил итә. Быел 200әр гектарда шикәр чөгендере һәм бодай, 68 гектарда арпа, 86 гектарда көнбагыш чәчәргә планлаштырдык, – ди Флюр Гыйлемханов.

Аның сүзләренә караганда, чәчүгә ныклап әзерләнгәннәр. Барлык техника ремонтланган, көйләнгән, механизмнар җайга салынган.

Техника сынатмас, дип өметләнәбез. Ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә алынды. Бу яклап проблема юк, – дип сүзенә йомгак ясады ул.

Беренче булып чәчүгә төштеләр
Беренче булып чәчүгә төштеләр
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: