Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 апрель , 10:35

Басу эшчәннәре чәчүгә чыгарга әзер

Район басу-кырларында язгы кыр эшләре башланды. Хуҗалыклар уҗым культураларын тукландыруга һәм дым каплатуга керештеләр. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримовтан һава торышы мөмкинлек биргәндә башкарыласы эшләр һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәренең чәчүгә әзерлеге турында сораштык.

Басу эшчәннәре чәчүгә чыгарга әзер
Басу эшчәннәре чәчүгә чыгарга әзер

Район басу-кырларында язгы кыр эшләре башланды. Хуҗалыклар уҗым культураларын тукландыруга һәм дым каплатуга керештеләр. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримовтан һава торышы мөмкинлек биргәндә башкарыласы эшләр һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәренең чәчүгә әзерлеге турында сораштык.

Быел район хуҗалыкларына 57,1 мең гектарда сабан культуралары чәчәргә туры киләчәк, шуларның 30,9 мең гектары бөртекле-кузаклы культуралар. Сабан бодаен 16528 га, арпаны җиде меңнән артык гектарда, солыны якынча 1000 гектар, карабодайны биш йөз гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла. Быел «Нерал-Чишмә» һәм «Башкир-Агроинвест» җәмгыятьләрендә беренче тапкыр 584 гектар мәйданда, чагыштырмача 250 һәм 334 гектарда, ясмык чәчеләчәк. Техник культуралар 20735 мең гектарда, шул исәптән 8000 гектардан артык шикәр чөгендере, 400 гектардан күбрәк мәйданда соя, 600 гектарга якын рапс, 567 гектар җитен һәм 10 мең гектардан артык көнбагыш чәчеләчәк. Мал азыгы культуралары 75 мең гектар мәйдан биләячәк. Моннан тыш, «Шәмсетдинов Хәмит Гамир улы» крестьян-фермер хуҗалыгы 9,5 гектарда һәм «Нурис» җәмгыяте алты гектарда бәрәңге утыртырга планлаштыра, – дип хәбәр итте ул.

Эрнес Кәримов сүзләренә караганда, тикшерү узган техниканың 80%тан артыгын кыр эшләренә чыгарырга рөхсәт алынган.

Дым каплату өчен 97 агрегат әзер, 72 агрегат туфрак эшкәртергә һәм 61е бөртекле культуралар чәчүгә, шул исәптән 18 чәчү комплексы һәм 58 агрегат сызма культуралар чәчү өчен чыгачак, – ди ул.

Быел район хуҗалыкларында ел башыннан якынча 35 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.

Ягулык-майлау материаллары алу буенча килешүләр төзү дәвам итә. Кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 1200 тонна чамасы дизель ягулыгы кирәк, бүгенге көндә шуның 500 тоннасы бар, – дип сүзенә йомгак ясады район авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы.

Басу эшчәннәре чәчүгә чыгарга әзер
Басу эшчәннәре чәчүгә чыгарга әзер
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: