Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 апрель , 10:00

Җәйләү чорына әзерлек тәмамлана

Яз килүгә маллар да тиздән көтүлеккә чыгып, кояш астында сусыл үлән уртлап йөрергә вакыт җиткәнен сизәдер. Районның ветеринария станциясе хезмәткәрләре бу чорда план буенча терлекләргә вакцинация һәм диагностик тикшерүләр үткәрәләр. Бүгенге көндә Чишмә районында 12313 баш эре мал, ун меңнән артык вак терлек, мең ярымнан артык ат, йөзгә якын дуңгыз һәм 182 умарталык теркәлгән.

Җәйләү чорына әзерлек тәмамлана
Җәйләү чорына әзерлек тәмамлана

Яз көннәрендә терлекләрнең йогышлы авырулар йоктыруына каршы чаралар үткәрелә. Шәхси хуҗалыкларда асралган барлык төр хайваннар тикшерелде, – ди район ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев. Без шәхси йортларда яшәүчеләр һәм хуҗалыклар белән килешүләр төзибез. Диагностик тикшерүләр үткәрәбез туберкулез, бруцеллез һәм лейкоз булу-булмавын ачыклау өчен сыер малларыннан һәм атлардан кан алабыз, себер түләмәсе һәм чуан чирләренә каршы профилактик вакцинация үткәрелде. Көздән терлекләргә котыру авыруыннан прививка ясалды, шуңа күрә аларның иммунитеты бар, хәзер яңа туган бозауларга прививка эшләнәчәк. Аларны шулай ук «Регагро» системасында теркибез һәм аларга тамга сугабыз. Бу системада 5-6 еллап эшлибез.

Илшат Гәрәев сүзләренә караганда, ветеринария станциясендә лаборатор диагностика бүлеге бар, узган елда ул аккредитация үткән. Ул Дәүләкән, Благовар һәм Чишмә районнарын хезмәтләндерә. Клиникада һәм даруханәдә көндәлек эш алып барыла. Шулай ук маллар, кош-кортларны һәм терлекчелек продукциясен районга алып кайту һәм читкә чыгару контрольдә тотыла.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә безнең ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе һәм участок ветеринария табиблары күзәтүе астында уза. Барлык ит, сөт һәм умартачылык продукциясе, балыклар без тикшерү үткәргәннән соң гына сатуга куела. Колбасалар да документларга ярашлы сәүдәгә чыгарыла. Безнең район терлекләр һәм кош-кортларның кискен һәм хроник йогышлы авырулар буенча имин төбәк. Малларның сәламәтлеген тикшерү тәмамланып килә, тиздән алар җәйләүләргә чыгачак, дип билгеләп үтте Илшат Гәрәев.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: