Шушы көннәрдә «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе белгечләре чәчүгә орлык агулауга керешкәннәр.
– План буенча 545 тонна борчак, 1,5 мең тоннадан артык арпа, 1295 тонна бодай һәм якынча 600 тонна соя орлыгы агуларга тиешбез, – диде агроном Марал Сулеева. – Иң тәүдә борчак орлыгын агуладык. Беренче көн «калибрлау» дип атала. «ПС-10» аппаратында бер тоннага күпме сыеклык кирәклеген үлчибез, аннары орлыкларны агуларга керешәбез.
Башлангыч этапта, калибрлау барышында кырык тонна борчак орлыгы агуланды. Орлыклар агулау машинасы аша үткәрелгәч, «Биг-бэг» капчыкларына төяп үлчәнә. 900 килограмм авырлыктагы капчыклар кыр эшләре башланганчы өеп куела.
Борчак һәм арпа орлыклары ике «ПС-10» аппараты ярдәмендә агулана.