Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март , 10:00

Басуларда кар ята, ә эшләр башланган инде

Шушы көннәрдә «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең баш агрономы белән берлектә көздән уҗым бодае чәчеп калдырылган басудан монолит алу өчен кырга чыктык. – Монолитны бер тапкыр, март урталарында алабыз, – ди Павел Рогозин.  Дәвамын сайтта укыгыз Фотода: «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең баш агрономы Павел Рогозин, агрономнар Марал Сулеева, Рәдиф Ибраһимов һәм Урал Сәлихов (уңнан сулга)

Басуларда кар ята, ә эшләр башланган инде
Басуларда кар ята, ә эшләр башланган инде

Бу чәчүлекләрнең ничек кышлавын белү өчен эшләнә. 30х30 сантиметр зурлыктагы монолитны (туң җир) кисеп алып, 10-12 көн дәвамында бүлмә температурасында тотабыз. Шуннан соң үсеп киткән үсемлекләрне санап, никадәр уҗымның кышлап чыгуын исәпләп чыгарырга мөмкин. Бер гектарга уртача дүрт миллион бөртек чәчелә, нәтиҗәдә өч миллионы кышлап чыкса, бик әйбәт дигән сүз. Азрак булса, өстәмә чәчәргә туры киләчәк. Шул ук вакытта чәчүлекләргә нинди корткычлар һәм авырулар «һөҗүм итүен» дә билгеләргә мөмкин.

Баш агрономның сүзләренә караганда, өстәмә чәчү турындагы соңгы карар вегетация чорында кабул ителә. Чөнки үсентеләр һәлак булуның төп сәбәбе кар эрегәннән соң тәүлеклек температура үзгәрешенә бәйле. Аннары үсемлекләр авыруы, аерым алганда, уҗым бодаендагы гөмбәчек склеротиниоз да зур роль уйный. Бу авыру чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән, һәм әлегә аңа каршы химик препаратлар юк.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе кырларында уҗым бодае 4068 гектар җирдә, җәмгысе 53 басуда чәчелгән. Бу салкынга чыдам культура, шуңа күрә, гадәттә, әйбәт кышлый, диде Павел Рогозин.

Гәзит бастыруга әзерләнгән арада «БАИ» җәмгыяте агрономнарының егермеләп басудан монолит алуы билгеле булды.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: