Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 17:00

Инвалидларга эш урыннары ярминкәсе

Чишмә поселогында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Инвалидларга эш урыннары ярминкәсе
Инвалидларга эш урыннары ярминкәсе

Аны оештыручылар быел берьюлы ике чараны берләштерергә булдылар, ярминкә барышында барысы бергәләп окоп шәмнәре ясау буенча осталык дәресендә катнаштылар.

Республика буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Уразмәтова билгеләп үтүенчә, ике компаниянең эш бирүчеләре чарада катнашучылар белән очрашуга килгән.

– Штатында 35 кешедән артык хезмәткәре булган предприятиеләрнең инвалидларны эшкә алу буенча квотасы бар. Димәк, алар закон буенча әлеге категориядәге хезмәткәрләрне эшкә кабул итәргә тиеш. Әлеге категориягә кергән гражданнар ни өчендер эшкә урнашканда аларга пенсия килү туктала, дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел, – дип сөйләде Гөлнара Риф кызы.

Әңгәмәгә «Туклану үзәге» җәмгыятенең кадрлар бүлеге хезмәткәре Гөлнара Гайнуллина да кушылды.

– Бүгенге көндә безнең предприятиедә биналарны һәм территорияләрне җыештыручы, җиләк-җимеш питомнигында эшләү өчен хезмәткәр кирәк. Квота бар. Бу инвалидларга эшкә урнашу өчен өстәмә гарантия булып тора, – диде ул.

Һәрхәлдә, сәламәтлек торышында тайпылышлар булган һәм рәсми рәвештә эшкә урнашырга теләгән һәр кешегә районда эш табарга мөмкинлек бар. Аларга Республика буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең территориаль бүлегендә консультатив ярдәм күрсәтеләчәк.

Югарыда хәбәр итүебезчә, эш урыннары ярминкәсендә окоп шәмнәре ясау буенча осталык дәресе барышында яугирләргә җибәрү өчен 50 шәм эшләнде.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: