Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 февраль , 13:51

Орлык сыйфаты – мул уңыш гарантиясе

Башкортстан сынау лабораториясенең (ВНИИЗЖ учреждениесе) Чишмә районы буенча бүлегендә орлыкларның чәчү сыйфатын тикшерү буенча эш тулы куәткә бара.

Орлык сыйфаты – мул уңыш гарантиясе
Орлык сыйфаты – мул уңыш гарантиясе

Башкортстан сынау лабораториясенең (ВНИИЗЖ учреждениесе) Чишмә районы буенча бүлегендә орлыкларның чәчү сыйфатын тикшерү буенча эш тулы куәткә бара.

– Без өч юнәлештә эшлибез. Беренчесе – үсемлекләр карантины өлкәсендә тикшеренүләр үткәрү, икенчесе – ашлыкның һәм аны эшкәртү продуктларының сыйфатын билгеләү һәм өченчесе – орлыкларның һәм утырту материалының, бәрәңгеләрнең, үсентеләрнең сыйфатын тикшерү, – ди үсемлекләр карантины, ашлык сыйфаты һәм аны эшкәртү продуктлары һәм орлыклар бүлеге мөдире Илүсә Никонорова.

Заказчылар белән эшләү һәм тикшеренү объектлары белән эш итү бүлегенең баш белгече Гөлнара Мохтарова сүзләренә караганда, заказчылар бөтен республика буенча орлык китерә.

– Башкортстан сынау лабораториясе орлыкларны, утырту материалын һәм үсентеләрне сертификацияләү органы булып тора. Чишмә районы хуҗалыклары – «Башкир-агроинвест», «Нерал-Чишмә», «Үзәк» МТС җәмгыятьләре, Д. С. Идиятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы һәм башкалар чәчеләчәк орлыкларның шытымын көздән үк тикшерткәннәр.

Гөлнара Ким кызы билгеләп үтүенчә, кышкы-язгы чорда хуҗалыкларда орлыкларны чистарту һәм чәчүгә әзерлек бара. Кайбер хуҗалыклар 2024 елда чәчеләчәк орлыкларның сыйфатын тикшерү һәм чәчү нормасын билгеләү өчен орлык үрнәкләре китерә башлаганнар. Исегезгә төшерәбез, «Орлыкчылык турында»гы закон буенча сыйфаты тикшерелмәгән орлыкларны чәчү тыела, чөнки киләчәктә нинди уңыш алачагың, һичшиксез, орлык сыйфатына, ә шытымнарның куелыгы чәчү нормасына бәйле. Районда шулай ук киләчәктә экспортка озатылачак орлыкларны барлау башланган.

Орлык сыйфаты – мул уңыш гарантиясе
Орлык сыйфаты – мул уңыш гарантиясе
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: