Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 февраль , 09:00

Ат итен эшкәртү һәм деликатеслар җитештерү цехы

Күчем авылыннан кымыз ясаучы Йосыповлар ат итен эшкәртү цехы ачарга ниятли. Алар егерме биш ел дәвамында башкорт токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Төп эшчәнлекләре – кымыз җитештерү. Эшкуарлык белән шөгыльләнүче гаиләнең зур фермасында 130 баш ат, шул исәптән 80 бия асрала.

Ат итен эшкәртү һәм деликатеслар җитештерү цехы
Ат итен эшкәртү һәм деликатеслар җитештерү цехы

Фермер хуҗалык җитәкчесе Флюр Йосыпов билгеләп үтүенчә, бер ел элек алар район хакимияте аша чыгымнарны субсидияләүгә финанс ярдәм алырга мөмкин булуы турында белгәннәр.

Без нәкъ шул вакытта токымлы айгырлар сатып алырга планлаштырган идек, чөнки алар маллар исәбен сыйфатлы арттыру нигезе булып тора. Тик бәяләре арзан түгел. Шуңа күрә бәхетебезне сынап карарга булдык барлык кирәкле документларны җыйдык һәм гариза язып хакимияткә мөрәҗәгать иттек, диде фермер.

Чишмә районы бизнес-шерифы Руслан Уразмәтов сүзләренә караганда, узган ел ахырында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү программасы нәтиҗәләре билгеле булды. Биш эшмәкәр, шул исәптән Флюр Йосыпов, субсидия алды.

Флюр Вәсыйг улы үзе әйтүенчә, Әлшәй районыннан алты айгыр сатып алганнар, икесе йөк аты, калганнары башкорт токымлы.

Чишмә районы хакимиятенә игътибарсыз калдырмаганнары, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез. Менә шул рәвешле токымлы айгырлар алдык. Бер миллион сум акча тотылды, шуның яртысы 500 мең сумы субсидияләнде. Район хакимияте ярдәме белән башка юнәлештәге проектлар турында да уйланырга була, – ди Флюр Вәсыйг улы.

Йосыповлар хәзер яңа идея өстендә эш алып бара. Якын киләчәктә ит эшкәртү өчен махсус җиһазлар сатып алырга һәм деликатеслар җитештерә башлауны җайга салырга телиләр.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: