Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 февраль , 09:00

Киләчәккә планнар зур

Әмин авылыннан фермер «Гаилә фермалары» проекты буенча үз хуҗалыгын үстерүгә грант откан. Хәмит Шәмсетдинов чыгышы белән Ярмәкәй районыннан, күп еллар Уфада яшәгән. 2015 елда ныклап авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә карар иткән. – Бервакыт авылда яшәүче дустым белән җир эшләре, авыл тормышы турында сөйләшеп тордык. Үзем дә авыл малае, андагы тормышны кечкенәдән беләм. Аның белән сөйләшү фермерлык турында уйланырга этәргеч бирде, – диде Хәмит Шәмсетдинов.

Киләчәккә планнар зур
Киләчәккә планнар зур

2015 елда ул фермер хуҗалыгы оештыра, конкурс нигезендә Әмин авылыннан 90 гектар җир, әзер склад һәм техника сатып ала да игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Тора-бара сөрүлек җирләрне арттыра, авыл хуҗалыгы машиналары паркы да тулылана, склад бинасы зурайтыла. Бүгенге көндә аның ике йөк автомобиле, МТЗ «Беларус» һәм «Т-150» тракторлары, ДТ «Казахстан» базасында эшләнгән чылбырлы бульдозеры, шулай ук барлык кирәкле техник корылмалары бар.

Бүгенге көндә җиде йөз гектардан артык җирем бар. Шуларның 600 гектардан артыгы сөрүлек җир, 40 гектарда көтүлекләр һәм якынча 50 гектары печәнлек. Ярыйсы гына уңыш алабыз, ашлыкны халыкка сатабыз, печәнне һәм саламны да сату өчен әзерлибез. Әмма, алыпсатарлар ашлыкка бәяне түбән куя, чиста табыш бик аз кала. Шуңа күрә иткә маллар үстерү белән шөгыльләнергә уйлап торам. Шул максатта Әмин авылында терлекчелек фермасын сатып алып, ремонт эшләре башладым, диде хуҗалык башлыгы.

2023 елда Хәмит Шәмсетдинов бизнес-план төзегән, «Гаилә фермалары» проектында катнашу өчен документлар тапшырган һәм грант откан. Озакка сузмыйча планын тормышка ашыра башлаган. Үткән елның октябрь башында таналар, бер айдан соң тагын бер партия маллар алып кайткан. Бүгенге көндә аның фермасында герефорд токымлы 40 баш мал бар, алар бозаулый башлаганнар инде. Ферма хуҗасы сүләренә караганда, бозаулар өч ай дәвамында имүдән аермыйча сыерлар янында асралачак, аннары икенче урынга күчереләчәк. Киләчәктә маллар санын арттырырга ниятлиләр.

Көндез терлекләрне ялан абзарга чыгаралар. Әлегә маллар печән, салам һәм ашлык фуражы белән туклана. Сәгатенә 2,5 тонна ашлык ваклау куәте булган аппарат сатып алынган. Быел җирләрнең бер өлешенә сенажга салу өчен сусыл мал азыгы чәчү, киләчәктә сугым цехы төзү планлаштырыла.

Шушы көннәрдә токымлы маллар үрчетү өчен нәсел үгезе сатып алу турында сөйләштем. Аны башка районнан кайтару өчен документлар әзерләнә, диде ул.

Хәмит Шәмсетдиновның хуҗалыгында даими нигездә дүрт ярдәмче: Айдар Габбасов, Флюр Ганиев, Илдар Кайбышев, Гизәр Ибраһимов эшлиләр. Басу эшләре башлангач, ул тагын берничә кешене эшкә алачак.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: