Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 февраль , 13:00

Тулы куәткә ремонт бара

«Башкир-агроинвест» җәмгыятендә ремонт эшләре барышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек белән таныштык. – Ремонт эшләре көздән, урып-җыю эшләре тәмамлангач та башланды. Тырмаларны ремонтладык, алар әзер инде. Гыйнвар аенда чөгендер чәчкечләргә запас частьлар кайтарылды. Аларны җылы бинага кертеп урнаштырдык һәм планга ярашлы ремонт эшләре башланды, – диде «Башкир-агроинвест»ның Чишмә-Дәүләкән производство бүлеге директоры Марс Фәйзуллин. Фотода: Инженер Рәфил Губаев һәм слесарь Флорит Ямгуров. Дәвамы сайтта

Тулы куәткә ремонт бара
Тулы куәткә ремонт бара

Үзәк ремонт мастерскоенда бу эшләр белән беррәттән үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән тракторлар да ремонтлана.

– Запас частьлар белән проблема юк. Йөк машиналарын ашыгыч ремонтлау белән дә әлеге мастерскойда шөгыльләнәбез, – ди Марс Фәйзуллин.

Авыл хуҗалыгы техникасыннан һәм йөк машиналарыннан тыш, предприятие хезмәткәрләренең җиңел автомобильләре дә ремонтлана. Инженерлык хезмәте шоферларга һәм тракторчыларга зур ярдәм күрсәтә.

Марс Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел 27 мең гектардан зуррак мәйданлы басуларга чәчәргә туры киләчәк. Бу җирләрнең күп өлешендә сабан бодае, арпа һәм шикәр чөгендере, шулай ук көнбагыш, соя, борчак һәм, хәтта ясмык та чәчеләчәк.

– Шикәр чөгендерен ташу һаман дәвам итә. Басуларда якынча 50 мең тонна уңыш калды. Шуңа күрә анда 20ләп кеше эшләвен дәвам итә. Алар чөгендер төяү, йөк машиналарын буксир белән чыгару, коелып калган уңышны җыю һәм басуларны тазарту белән мәшгуль. Чөгендерләрне 25 февральгә кадәр ташып бетерергә планлаштырабыз. Быел чәчү өчен орлыклар әзерли башладык, – дип хәбәр итте Марс Флюр улы.

Ул билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә предприятиедә эшче куллар җитми.

– Кадрлар хезмәте барлык дәрәҗәдәге белгечләрне эзләү белән мәшгуль, – ди ул.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: